Илсур Метшин: “Казанның киләчәге – экологик төрдәге җәмәгать транспортларында”

Казанда җәмәгать транспортының күчмә составы “Оптима-2” модельле заманча 15 троллейбус белән тулыландырылды

 (Казан, 7 апрель, “Татар-информ”). Казанда җәмәгать транспортының күчмә составы 100гә якын кеше сыйдырышлы “Оптима-2” модельле заманча 15 троллейбус белән тулыландырылды. 8нче номерлы маршрут буенча җибәрелгән яңа троллейбусны башка пассажирлар белән бергә Казан мэры Илсур Метшин да сынап карады.

“Метроэлектротранс” МУП генераль директоры Әсфән Галәвов шәһәр җитәкчесенә хәбәр иткәнчә, быел күчмә составның инвентарь паркы 15 яңа троллейбуска ишәйгән, 7 ел эчендә исә, шул исәптән 2013 елгы Универсиада вакытында да, 132 яңа троллейбус сатып алынган. Сайлап алынган “Оптима-2” моделе Казан юлларында сыналган һәм бәя-сыйфаты ягыннан оптималь дип табылган.

"Метроэлектротранс” МУП хезмәткәрләре йөртүчеләр һәм пассажирлар өчен югары дәрәҗәдәге уңайлылык иң күп таралган 1 нче номерлы һәм 8 нче номерлы маршрутлардагы яңа троллейбусларның өстенлеге булып тора дип саныйлар. Троллейбуслар заманча хәрәкәт куркынычсызлыгы системалары белән җиһазландырылган.

Илсур Метшин яңа троллейбусның уңайлылыгын шәхсән сынап карарга һәм шәһәрлеләрнең яңа модель турындагы фикерләрен белергә булды. Үзенең “сәфәрен” “Филармония” тукталышында башлаган шәһәр җитәкчесе троллейбус пассажирлары – 5 яшьлек Җәмәл һәм аның әбисе белән аралашып алды. Казанда яшәүче ханымның сүзләренә караганда, троллейбуслар даими һәм шактый еш йөреп тора икән, алар пассажирлар өчен уңайлы, бигрәк тә яңалары сөендерә.

Җәмәл дә әлеге транспорт төрен ярата торган булып чыкты, үскәч троллейбус йөртүчесе булырга теләгәнлеген әйтте. Татарстан башкаласы мэры аның карарын хуплады һәм, Казанның киләчәге - нәкъ менә троллейбус, трамвай, метро кебек экологик төрдәге транспортларда, дип билгеләп үтте.

Шуны да әйтергә кирәк: күчмә составны яңарту “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиенең киләчәккә планнарына кертелгән, бу исә шәһәр халкына хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга, юл хәрәкәте иминлеген арттырырга һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты дәрәҗәсен кимететергә мөмкинлек бирәчәк.