“Казан ярминкәсе” күргәзмәләр залында товарлар һәм хезмәтләрнең XX универсаль Яңа ел алды ярминкәсе була

Ул Казан мэриясе ярдәме белән оештырыла һәм быелга - соңгысы

 (Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 18-22 декабрьдә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр залында товарлар һәм хезмәтләрнең XX универсаль бәйрәм алды ярминкәсе була. Кулланучыларга югары сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле продукцияне киңкүләм күрсәтү шартлары булдыруны, үзебезнең ил җитештерүчеләрен җәлеп итүне һәм сатып алучыларга якынайтуны, хезмәтләр тәкъдим итүчеләр һәм алардан файдаланучылар арасында элемтә урнаштыруны максат иткән әлеге ярминкә җитәкчесе Альбина Гайнетдинова хәбәр иткәнчә, ул Казан мэриясе ярдәме белән оештырыла.

Тематик бүлекләр исә түбәндәгеләрдән гыйбарәт: Яңа елны каршылап (анысында якынлашып килгән һәм көтеп алынган бәйрәмгә кирәк булган күп санлы әйберләр), кием-салым (тире һәм күннән тегелгән киемнәр, баш һәм аяк киемнәре, тукымалар һ.б.) һәм аксессуарлар, гүзәллек (бизәнү һәм зәркән әйберләре, бижутерия), ямьле йорт (савыт-саба, көнкүреш электр техникасы, текстиль, ремонт кирәк-яраклары). Бәйрәм өстәлле ярминкә программасында яңа товарлар һәм компанияләр презентациясе, осталык дәресләре, конкурслар, иҗат коллективлары чыгышлары каралган, балалар өчен исә Кыш бабайның тылсымлы почтасы эшләячәк, Кыш бабайның итәгенә утырып теләк теләү һәм фотосурәткә төшү мөмкинлеге дә каралган.

Шул рәвешле, республика башкаласы тормышында Яңа ел каршылар алдыннан зур күләмле шундый вакыйгада былтыр Казанның үзенең һәм Мәскәүнең, шулай ук Белгород, Владимир, Воронеж, Бөек Новгород, Иваново, Ижевск, Түбән Новгород, Оренбург, Петрозаводск, Самара, Уфа, Ульяновск, Углич, Тольятти, Рязань, Чабаксар, Чиләбе һәм Россиянең башка калаларыннан 170тән артык предприятие катнашкан иде, ел да андый ярминкәгә 12 меңләп кеше килә, бу юлы да шуннан ким булмас дип көтелә, ди А.Гайнетдинова.