Казан шәһәре мәгариф системасында 16 меңнән артык педагог хезмәт куя

Алар 97 мең укучыга белем бирә, диелә мэриядән алынган хәбәрдә
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре  мәгариф системасында 16 меңнән күбрәк педагог хезмәт куя, шул исәптән 7 меңнән артык педагог һәм хезмәткәр,  - мәктәпләрдә. Яңа уку елында 233 белгеч килеп эшкә урнашкач, шәһәрдә яшь педагоглар саны 872гә җиткән. Ә республика башкаласы мәктәпләрендә барлыгы 97 мең бала белем ала.
 Шәһәр мәгариф системасында 554 белем бирү учреждениесе бар. Аның составындагы 171 гомумбелем бирү мәктәбенең 99ы (45 мәктәп, 40 гимназия, 13 лицей һәм 1 кадет мәктәп-интернаты) инновацион статуска ия һәм аларда аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә; тагын 9 кичке (сменалы) гомумбелем бирү мәктәбе, 379 мәктәпкәчә белем бирү һәм 62 өстәмә белем бирү учреждениеләре, 10 мәктәпара комбинат әлеге системага керә, диелә Казан шәһәре мэриясеннән алынган мәгълүматта.