И.Метшин: «Казан уку йортлары, укучыларының уңышлары белән чын-чынлап горурлана»

ТР мәгариф һәм фән министры Н.Вәлиев җәмгыятьнең киләчәге хәзерге укытучылар кулында дип саный, чөнки киләчәктә алар укыткан һәм тәрбияләгән балалар җәмгыятьнең асылын тәшкил итәчәк

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексының концерт залында Укытучылар көненә багышланган шәһәркүләм тантана үткәрелә.
Әлеге бәйрәмгә Казанның  16 мең педагогик хезмәткәре арасыннан иң әйбәт педагоглары, мәктәп директорлары, өстәмә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, мәгариф идарәсе белгечләреннән 560 кеше чакырылган. Бәйрәм тантанасы программасында, үзенчәлекле мәдәни-күңел ачу чаралары белән беррәттән, өстенлекле «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында инновацион белем бирү программаларын гамәлгә кертә торган гомуми белем бирү учреждениеләре арасында барган конкурста җиңеп чыккан 17 мәктәп директорын һәм шушы проектта җиңгән 56 педагогны аерым хөрмәтләү-данлау, Казан шәһәренең иң яхшы 94 педагогына мэр Илсур Метшин исеменнән Мактау грамоталары, призлар, ноутбуклар тапшырылу каралган иде.
Бәйрәм табыны артында утырган педагогларны котларга килгән И.Метшин: «Республика, муниципаль районнар күләмендә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Менә эш атнасын шундый ямьле бәйрәмнән башлап җибәрергә уйладык, ә күңел күтәренкелеге хезмәттә бик кирәк. Без барыбыз да балалар өчен яшибез, киләчәк өчен эшлибез, туар көн бүгенгесеннән яхшырак булсынга тырышабыз. Ә Казан педагоглары, узган еллардагыча, шатлык-куанычларга нигез бирә һәм Казан үзенең уку йортларының, укучыларының уңышлары белән чын-чынлап горурлана», - дип искәртте. Мэр чыгышында билгеләп үткәнчә, Казанда ачылган киләчәк уку йорты - 177 нче мәктәпнең белем бирү программалары Америка, Швейцария, Англия мәктәпләре стандартларыннан калышмый, тагын 2 мәктәп төзелә, капиталь ремонттан соң заманча уку йорты - КДУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицей тулы көченә эшли.
И.Метшин чыгышында укытучыларга ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең бәйрәм сәламнәрен, аның хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен җиткергәч, Универсиадага бәйле эшләр буенча ТР Президенты белән Мәскәүгә барырга җыенуларын белдерде. «Ә Универсиада Казанны яңа сыйфади дәрәҗәгә күтәрәчәк, бүгенге укучы балаларның бер өлеше Казан Универсиадасында катнашачак», - дип искәртте ул.
Тантанага кунак булып килгән ТР мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев педагогларны котлап, җәмгыятьнең киләчәге хәзерге укытучылар кулында, чөнки киләчәктә алар укыткан һәм тәрбияләгән балалар җәмгыятьнең асылын тәшкил итәчәк, дип белдерде. Министр сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстанда 400 мең укучы белем ала, бу уку елында шуларның 250 меңе мәктәпне тәмамлап чыгачак. «Әлеге 250 меңнең язмышы укытучылар аларны ни рәвешле әзерләүгә бәйле, шуңа күрә җаваплылык та зур. Үз чиратында, министрлык республикада мәгариф системасын үстерү һәм күтәрү өчен булдыра алганның барысын да эшли», - диде Н.Вәлиев.
Котлаулар, балалар һәм сәнгать осталары катнашындагы чыгышлар белән үрелеп барган укытучылар бәйрәмендә шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин һәм башка рәсми затлар да катнашты.