Сочига – мотоциклларда

Универсиаданы каршылауга багышланган мото-узыш Казан халкы юлламасын сочилыларга тапшыруны күздә тотып оештырыла

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Казанда 2013 елда үткәреләчәк Универсиаданы каршылауга багышлап, бүген 20.00 сәгатьтә «Казан» милли мәдәният үзәге каршындагы мәйданнан мото-узыш старт ала.
Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлегеннән алынган хәбәрдә әйтелгәнчә, Татарстан байкерлары катнашындагы әлеге акция Олимпия уеннары уздырырга җыенган Сочи шәһәре халкына казанлыларның юлламасын тапшыруны күздә тота.