Казанлылар ЗАГСка ашыга һәм “өч сигезлек көненә” әзерләнә

Хәзерге вакытта Казанның Никахлашу сараенда көненә 40-45әр яңа өйләнешкән парны теркиләр, шул ук вакытта май аенда шәһәрнең барлык ЗАГСларына бер атнада нибары 70әр пар теркәлгән
(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Хәзерге вакытта Казанның Никахлашу сараенда көненә 40-45әр яңа өйләнешкән парны теркиләр, шул ук вакытта май аенда шәһәрнең барлык ЗАГСларына бер атнада нибары 70әр пар теркәлгән.
Яңа гына өйләнешкән парларның сүзләренә караганда, май аенда алар үз никахларын мәгълүм сәбәпләр аркасында теркәргә курыккан: әйтик, майда гаилә корсаң – гомер буе газап чигәчәксең. Хәзер барлык “чикләүләр” дә артта калды һәм яшьләр үзләрен Гименеяның җепләре белән бәйләргә ашыга.
Ә менә 8 августта (08.08.08), ягъни 3 сигезлек көнендә никахалашучыларның саны тагын да артачак. Булачак парлар бу көнне гаилә кору өчен иң кулае дип саный. Аларның фикеренчә, бу көнне корылган гаилә, һичшиксез, бәхетле булачак. Бу көнгә алдан язылу әлегә оештырылмаган, әмма 1 июльдән “өч сигезлек” көненә никахларны теркәүгә гаризалар инде кабул ителәчәк.
8 августта никахларны теркәү аеруча тантаналы шартларда узачак. Никахлашу сарае хезмәткәрләре никахларны “Казан” милли-мәдәни үзәге каршындагы мәйданда теркәргә ниятли.