Казан ипподромында Россия Бәйсезлеге көненә багышланган ат чабышлары узачак

Бәйгедә традицион призлар уйнатылачак
(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). 11 июньдә Казан ипподромында Россия Бәйсезлеге көненә багышланган ат чабышлары узачак. Бәйгедә традицион призлар уйнатылачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ипподромнан хәбәр иттеләр.
Казан ипподромы тарихында ат чабышлары мондый киң колач белән әле беренче мәртәбә генә үтә. Әгәр гадәти көннәрдә ипподромда күп дигәндә биш бәйге узса, бу көнне аларның саны сигезгә җитәчәк.
Атлар Ульяновск, Самара, Сарытау, Башкортстан, Нократ Аланы, Украина һәм башка илләрдән һәм төбәкләрдән киләчәк. Һәр узышта 6-7 ат катнаша, соңгы узышта стартка 11 чабышкы чыгачак.