6-9 июнь көннәрендә Казанның Достоевский урамындагы машина юлы төнгелеккә ябыла

Бу хәл юлга реконструкция ясау белән бәйле
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Казан шәһәре Думасы аппаратыннан алынган хәбәрдән мәгълүм булганча, 6-9 июнь көннәрендә Вахитов районына кергән Достоевский урамында машина юлы төнгелеккә – кичке 10нан икенче көнне иртәнге 6 сәгатькә кадәр ябыла. Машина йөртүчеләр өчен килеп чыккан бу уңайсызлык Достоевский урамы юлына үткәрелә торган реконструкция эшләренә бәйле. Нәтиҗәдә, Достоевский урамы буенча транспортка Вишневский урамыннан Әбҗәлилов урамына кадәрге юл участогыннан үтү тыела.
Шушы вакытлыча уңайсызлыклар өчен Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты гафу үтенә.