Казанның Пушкин урамына яңа кыяфәт керәчәк

Казанның Пушкин урамына яңа кыяфәт керәчәк

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Бүген Казан архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә башкаланың Пушкин урамын төзекләндерү концепциясе тәкъдим ителде. Журналистларны аның белән Казан Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең шәһәр дизайны бүлеге җитәкчесе Жанна Белицкая һәм әлеге концепцияне эшләп җиңү яулаган архитектор Николай Новиков таныштырды.

Агымдагы елның 14нче апрелендә Казан шәһәре Башкарма комитеты Пушкин урамын төзекләндерү концепциясенә бәйге игълан иткән иде. Жанна Белицкая белдерүенчә, аның максаты булып шәһәр мохитен матурлау, аерым алганда, сәнгати бизәлгән утлар, ландшафт архитектурасы, декоратив бизәү һәм артык реклама щитларын алу ярдәмендә Пушкин урамының эстетик кыяфәтен яхшырту тора.

“Пушкин урамын сайлау шуның белән бәйле, Казанның 1000 еллыгына әзерләнгәндә нәкъ әлеге урамга аз игътибар бирелгән иде”, - диде Ж.Белицкая.

Бәйгегә барлыгы 4 проект тәкъдим ителгән һәм анда Николай Новиков архитекторлар остаханәсе җиңү яулаган.

Әйтергә кирәк, Пушкин урамы 2,7 километрны үз эченә ала, бу Г.Камал театрыннан алып “Казан” милли-мәдәни үзәгенә кадәр. Ләкин бәйге шартлары буенча, беренче чиратта, Галактионов белән Горький урамы арасын яхшылап төзекләндерү концепциясе проекты тәкъдим ителергә тиеш булган.

Николай Новиков белдерүенчә, алар концепция ясаганда, беренче чиратта тарихи урыннарны саклап, халыкка уңайлы шартлар тудыруны максат итеп куйган. Аерым алганда, концепция буенча машиналар кую өчен урыннар булдыру, кеше йөри торган юлларны киңәйтү, биналарның фасадларын үзгәртү, бер үк төрле яктырткычлар кую күздә тотыла.

Бүген, Пушкин урамы көндезен, кичен, кышын һәм җәен нинди кыяфәттә булачагы да күрсәтелде.

Әлеге концепциянең әле кайчан тормышка ашачагы төгәл мәгълүм түгел. Чөнки аның буенча киң җәмәгатьчелек арасында да фикер алышулар көтелә.

Әлеге концепцияне тормышка уңышлы башкарганнан соң, киләчәктә Казанның башка урамнарын да төзекләндерү күздә тотыла.