Кичәге почтадан//РУХИ ТЕРӘГЕБЕЗ//6 июнь, №22

Кичәге почтадан//РУХИ ТЕРӘГЕБЕЗ//6 июнь, №22
Моннан берничә ел элек мин Литва Республикасындагы Паланга шәһәрендә шифаханәдә ял иткән идем. Шунда литвалы милләтеннән бик зыялы бер кеше белән таныштым. Ул фатирына кунакка чакырды. Укымышлы, тирән белемле кеше белән әңгәмәдәш булу бик күңелле. Аның белән төрле нәрсәләр хакында рәхәтләнеп сөйләштек, милли мәсьәләне дә читтә калдырмадык.

Кунак бүлмәсендә утырганда литва телендә чыга торган газета-журналларның күплегенә хәйран калдым. “Боларның һәммәсен дә  укып өлгерәсезме?” — дип сорап куйдым. “Безнең литва халкында шундый язылмаган канун бар, — диде әңгәмәдәшем. — Һәр гаилә газета-журналларның барысын да берничәшәр данә алдыра. Матбугат — ул халыкның үзаңын билгели һәм күрсәтә торган билге. Милли басмалар сәяси аңыбызны үстерә, гореф-гадәтләребезне искә төшерә, аш-су әзерләргә, итагатьле, әдәпле булырга өйрәтә. Димәк, ул һәр гаиләдә булырга тиеш”.

Хак фикер бу. Мин Балтыйк буе халыкларында милли хис һәм горурлыкның шулхәтле югары булуына сокланып та, гаҗәпләнеп тә карый идем. Менә аның сере нидә икән. Бездә исә милли хиснең газета-журналларга язылудан башка була алмавына төшенеп җитмиләр. Һәм,  шуның нәтиҗәсендә, күп кенә милләттәшләребез таза, мул тормышта яшәп тә татар телендә чыга торган газета-журналларга язылмыйлар. Бу —  бик аяныч күренеш. Юкса, почта әрҗәсеннән чын милли басмалар алып керү үзе бер шатлык бит. Бай телебез, бөек милләтебез, динебез, күркәм гореф-гадәтләребез бар икәнлеген оныттырмый алар.

Сәгъдулла Шәйхулла.

Казан.