^Казанның 1000 еллыгына багышланган чараларның беренче сериясе июнь ахырында башлана

^Казанның 1000 еллыгына багышланган чараларның беренче сериясе июнь ахырында башлана

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү көннәре якынлаша - июнь ахырында әлеге вакыйгага багышланган халыкара чараларның беренче сериясе башлана, оештыручы - шәһәр хакимияте. Шәһәр хакимиятендәге брифингта Казан шәһәренең халык депутатлары советы рәисенең урынбасары Людмила Андреева гаммәви мәгълүмат чараларын бәйрәм атнасы нечкәлекләре белән таныштырды.

Людмила Андреева шәһәрнең юбилеена алты еллык әзерлекне гомумиләштереп, шәһәр советының әлеге датаның Россия һәм халыкара җәмәгатьчелеге мөһим итеп кабул итү өчен шартлар тудырган 1995 елгы чакырылышы ролен билгеләп үтте. Казанның мондый дәрәҗәгә лаек булуы турында шәһәр мэры Камил Исхаковның 9 эре халыкара оешмаларда вәкиллекләре һәм позицияләре булу сөйли. Нәкъ шул оешмалар июньнең бәйрәм атнасы чараларында катнашачак.

23 июньдә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында БМО-Хабитатның башкарма директоры Бийу әфәнде катнашында Җирле хакимият саммиты була. Бу көнне үк БМО-Хабитат семинар оештырачак, ул тузган торакларны бетерү һәм муниципаль проектларны халыкара кредит учреждениеләре тарафыннан финанслау проблемаларына багышлана. Бу өлкәдә моңарчы булмаган һәм дөньяның күп шәһәрләрен кызыксындырган тәҗрибә нәкъ менә Казанныкы. Искә төшереп үтәбез, БМО-Хабитат - Берләшкән милләтләр оешмасының шәһәрләр үсеше белән шөгыльләнүче бүлекчәсе.

Икенче көнне җиде халыкара оешманың махсус утырышлары сериясе булачак. Евразиянең Җирле хакимиятләренең генераль ассамблеясы була. Аурупа Советы химаясында Аурупаның мәдәни мирасы көннәре һәм "Чиктәш мирас һәм Аурупа" темасына багышланган семинар ачылачак. Бу чара сентябрьдә Чехиядә дәвам итәчәк.

"Идел буе-Урал төбәгендә ислам мәдәнияте" II Халыкара конгрессында катнашу өчен 80нән артык тарихчы һәм башка белгечлек буенча галимнәр киләчәк. Конгресс кысаларында Казан мэриясе инициативасы белән яңадан бастырылган ХIХ гасыр башында нәшер ителгән беренче Россия Коръәнен тәкъдир итү була.

Бөтендөнья мирасы шәһәрләр оешмасының Директорлар советының чираттагы утырышының темасы Казанның һәм Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни мирасын саклау булачак.

Тантана кунаклары - Россиянең зур һәм кечкенә шәһәрләрләр мэрлары - барлыгы 100 кеше. Алар Кострома өлкәсе губернаторы Виктор Шушунов җитәкчелегендә Россиянең тарихи шәһәрләре һәм төбәкләре берлеген тәкъдим итә.

Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмалары форумында генераль секретарь Омар Абдалла Кади әфәнде җитәкчелегендә аларның мэрлары катнашачак. Форум күпмилләтле шәһәрдә ислам архитектурасы темасына багышланачак.

Бәйрәм чараларына дөньяның 51 иленнән 400гә якын кеше: шәһәр мэрлары, җирле хакимият вәкилләре, координаторлар һәм мәдәни мирас буенча ил экспертлары, галим, белгеч, татар һәм мөселман җәмгыятьләре җитәкчеләре көтелә.