Җиңү көнендә казанлылар җирдән кул көче белән 25933 тапкыр күтәреләчәкләр

Акция Җиңү паркында сәгать көндезге 1дә башлана

 (Казан, 6 май, «Татар-информ»). 9 май - Җиңү көнне Казан спортчан-патриотик акциясенә кушылачак, чара Россиянең 170 шәһәрендә берьюлы уздырыла. Катнашучылар бергәләшеп  җирдән кул көче белән 25933 тапкыр күтәреләчәк - әлеге сан 1945 елның 9 маеннан үткән көннәр исәбе, тынычлык символ булып тора.

Чарага теләге булган һәркем кушыла ала. Казанда акция Җиңү паркында узачак, ул сәгать көндезге 1дә башлана, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.