Казанда кешеләр, ваемсызлыклары аркасында, милекләренең бер өлешеннән колак каккан

Ике фатирда урлау очраклары теркәлгән

 (Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда, кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында, ике фатирда урлау очрагы теркәлгән.

Аерым алганда, 4 гыйнварга каршы төндә Спорт урамы буенча урнашкан йортларның берсенә җинаятьче фатирга кергән. Тикшерү барышында ачыкланганча, фатирга керү ишеге төнгә бикләнмичә калган булган. Җинаятьче, хуҗалар йоклаган чакта, кулына беренче эләккән кыйммәтле әйберләрне – фотоаппарат, кул сәгате һәм кесә телефонын алып чыккан.

Берничә көн алдарак та шундый ук хәл Патрис Лумумба урамындагы бер йортта булган. Җинаятьче бикләнмәгән ишектән алгы бүлмәгә бернинди каршылыксыз кереп, элгечтән кайры тунны алып киткән. Зыян күрүче сүзләренчә, кайры тун иске булган, әмма кесәсендә калган автомобиль ачкычы һәм документлар кадерле. Бәхеткә, машинасына тиюче булмаган.

Игътибарлы булыгыз, милкегезнең сакланышын кайгыртыгыз, куркынычсызлык чараларын күрегез, дип искәртә Россия ЭЭМның Казан каласы буенча идарәсе хезмәткәрләре.