Казанның коммуналь хезмәтләре кварталлар эчендәге юлларны чистарта башлады

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 26400 тонна кар чыгарылган, бу эшкә 900 берәмлек техника җәлеп ителгән

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанның юл хезмәтләре тәүлек буе эшләүне дәвам итә. Казан шәһәр Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Казан урамнарыннан 26400 тонна кар чыгарылган, бу эшкә 900 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Казан буенча эшләр 2010 елның 6 декабрендә игълан ителгән “Буран” планы нигезендә алып барыла. Коммуналь хезмәтләр, урамнарны чистарту өчен, шәһәр предприятиеләреннән техника алып тора.

Бүген көндез шәһәр урамнарын чистартуда өч йөзгә якын махсус техника кулланылган. Казанның төп магистральләре чистартылган, хәзерге вакытта кварталлар эчендәге территорияләр җыештырыла.
Башкала юллары тайгак булмасын өчен, 60 мең тоннадан артык махсус матдә сибелгән.

2010 елның 6 декабреннән алып 2011 елның 6 гыйнварена кадәр Казаннан 616 000 тонна кар чыгарылган.