Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1232 машина йөртүче һәм 238 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган
Узган тәүлекләрдә унике кеше, исерткеч эчемлекләр кулланып, машина йөрткән өчен тотылган
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Еникиев). Узган тәүлекләрдә Казанда 212 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә 7 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Казан шәһәре ЮХИДИе мәгълүматларына караганда, узган тәүлекләрдә 1232 машина йөртүче һәм 238 җәяүле, юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен, административ җаваплылыкка тартылган. Сигез йөртүче - каршы яктагы юлга чыккан, 98е - иминлек каешларын эләктермәгән, 31е кешеләрне утыртып йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штраф түләргә тиеш булачак. Унике кеше, исерткеч эчемлекләр кулланып, машина йөрткән өчен тотылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз