Татарстан башкаласында ачылган “Казан” гаилә үзәгендә берьюлы 27 гаилә туды

XXVII Универсиадага туры китереп, берьюлы 27 пар өйләнешеп, Казан каласы тарихына кереп калды
(Казан, 5 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татар атамалы һәйкәл. Мария театры солисты, халыкара конкурслар лауреаты Артур Исламов башкаруындагы “Әдрән диңгез” җыры белән башланып киткән “Казан” гаилә үзәген ачу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков әлеге бинаны шулай дип атады. Казан Кремленә казансу аша караш ташлаган “Казан” үзәге урнашкан урыннан да матуррак төш юктыр дөньяда, диде.

Моннан 500 көн элек – 21 февральдә, шушы турыда ап-ак кар өстенә баскан килеш, Универсиадага гүзәл бина калкып чыгасын вәгъдәләгән идем, Татарстан җитәкчелегенә, шәхсән республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка Универсиада алдыннан Казанда шуның кадәр күп эш эшләнгәне өчен рәхмәт, - без сүздә тордык, дип канәгатьлек белдерде мэр Илсур Метшин.

Шул рәвешле, алар “Казан” гаилә үзәге яны мәйданчыгында берьюлы язылышырга җыелган 27 парны котлап, яшәргән Казанда аларга ак бәхеткә төренеп яшәргә насыйп әйләвен, бүгенге матур хисләренең гомер буена җитәрлек дәвамлы булуын, гаилә ныклыгы теләделәр. 60 ел бергә тормыш юлын узып, 1 майда бриллиант туйларын билгеләп үткән Галина һәм Әхәт Юлашевларга сүз бирелгәч, илебезнең кораллы гаскәрләрендә 40 елдан артык хезмәт иткән һәм ТР сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы комитеты рәисе Әхәт ага, Татарстан Хөкүмәте, шәһәр мэры сезнең гаиләгез туган көн белән котлап килгәннәр, ә сез бер-берегезне бик яратышып, түземле булып яшәгез, аңлашылмаучанлык булса, - дәшмәгез, 1-2 көннән гаепле үзе сүз ката ул – без җәмәгатем белән шулай гомер иттек, дип яшь парларга киңәшен бирде.

Җитәкчелек һәм яңа өйләнешүчеләр “Казан” гаилә үзәге дип язылган ак тасманы кисеп, яшь парлар ак күгәрченнәрне күккә очырткач, яңа бинага аяк басып, яшьләр казан рәвешендәге иң югарыдагы күзәтү мәйданчыгына менде. Анда исә кияү егетләре ак күгәрченнәрдәй киенгән кәләшләрен вальска бөтерде. И.Халиков, И.Метшин белән бергәләп гомуми фотосурәткә төшкәч, ак һәм сары төстәге йөзләрчә һава шары күк йөзенә юл алды.

Шул рәвешле, XXVII Универсиадага туры китереп, бүген ачылган “Казан” гаилә үзәге дигән исемдәге Үзәк ЗАГСта бүген берьюлы 27 пар өйләнешеп, Казан каласы тарихына кереп калды. Шушы истәлекле тантанада ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин, Казан Богородица ирләр монастыре насетнигы игумен Питрим (Рыбанин), Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик, шәһәрнең ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева һ.б. рәсми затлары, яшь гаиләләрнең әти-әниләре, якыннары катнашты.