6 майда Казанның кайбер йортларында ут бетә

Әлеге күренеш электр үткәрү линияләрен (ЛЭП), кече трансформатор станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау белән бәйле

 (Казан, 5 май, «Татар-информ»). 6 майда Казанның кайбер йортларында ут булмаячак. Әлеге күренеш электр үткәрү линияләрен (ЛЭП), кече трансформатор станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ААҖ матбугат хезмәте.

Эш графигы буенча, 6 май көнне сәгать 8.00 алып сәгать 17.00 кадәр ут Вахитов районында Волков урамы, 11, 13, 15, 18, 19, 21, 22, 23, 25, 26, 29, 31, 39 адреслары буенча булмаячак.

Сәгать 9.00 алып сәгать 17.00 кадәр Мәскәү районында түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларда булмаячак:
Волгоград урамы, 8, 10, 10а, 12;
Восстание урамы, 41, 43;
Тунаков урамы, 39, 41, 41а, 43, 45.

Сәгать 9.00 алып сәгать 17.00 кадәр Яңа Савин районында Волгоград урамы буенча 43а номерлы йортта ут булмаячак.

Сәгать 9.00 алып сәгать 17.00 кадәр Идел буе районының Борисково бистәсендәге 2-нче Землемерная, 2-нче Түбән Кама, Башкорт, Глазунов, Горийская, Десятидворная, Запорожье, Землемерная, Лодейная, Локомотив, Люблин, Түбән Кама, Пожарная, Прибрежная, Семидворная, Техника, Тихорецк, Цветочная урамнарында яшәүчеләр утсыз калачак.

Сәгать 9.00 алып сәгать 17.00 кадәр Совет районында Нәҗметдинов урамы, 2, Н.Рахлин урамы, 3 адреслары буенча урнашкан йортларда электр уты сүндереләчәк.

Моннан тыш, шәһәрнең Совет районындагы кайбер административ һәм сәнәгать биналарында да ут булмаячак.