Казан Универсиадасында, Белградтагы кебек, 10 мең волонтер катнашачак

Казаннан волонтерлар Белград Универсиадасында тәҗрибә тупларга 10лап кеше җаваплылыгында чыгып китәчәк

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел 1 июньдә ачылачак Белград (Сербия) Универсиадасында 10 меңләп волонтер катнашачак, шуларның 2 меңе – чит илләрдән килгәне. Татарстанга, 2013 елда үзендә Универсиада уздырачак Казанга исә 150 урынга квота бирелгән, дөрес, шулар рәтендә, әйтик, Мәскәү, Уфа, Ульяновскидан да дәгъва кыла алалар, ләкин эчке резервын 4 елдан соң кулланырлык мөмкинлеге булсын өчен Казан өстенлектә булачак. Волонтерларның юл чыгымнары, көнгә 3 тапкыр тукландыру, яшәү, махсус кием-экипировка (ул һәр төр эшчәнлекнең сайлап алган үз төсе булачак) – барысы да оештыру комитеты җаваплылыгында. 

Бүген мэриядә үткәрелгән брифингта шулар хакында аңлатма биргән «Универсиада-2013» муниципаль унитар предприятие дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов сүзләренчә, «Универсиада волонтеры» акциясе кысаларында Татарстаннан сайлап алыначак 150 егет һәм кыз 24 июньнән 15 июльгә кадәр Белгард Универсиадасында стажировка узып, киләчәктә Казан Универсиадасында эшләр өчен тәҗрибә җыя. Белградта волонтерлар Универсиаданың барлык оештыру эшләрендә катнаша: аккредитация үткәрү, кунакларны урнаштыру, ММЧ белән эшләү, халыкара уеннарның рәсми ачылышы һәм ябылышы, техник хезмәтләр һ.б.

Волонтерларның уеннар ачылышына кадәр 1 атнага алдан җыенып баруы исә аларның анда махсус курслар үтәргә (алар инглиз телендә) тиешлегенә бәйле. Төгәлрәге, аларга профессиональ дәрәҗәдә дәрес бирәчәкләр, теге яки бу эшнең нечкәлекләрен аңлатачаклар. Казаннан Белград Универсиадасына волонтерлар тәҗрибәсе булган, телләрне белгән 10лап кеше җаваплылыгында чыгып китәчәк, шулай ук Сербия белән урыннарда һәр төркемгә җирле вәкилләрдән җаваплы кеше билгеләнүе хакында килешенгән.

Шул рәвешле, дирекциянең Универсиадага әзерлек кысаларындагы волонтерлар әзерләү буенча беренче этабы - «Универсиада волонтерлары» акциясе иртәгә старт ала. 2013 елда булачак Универсиадага Казан үзе дә 10 меңләп волонтер җәлеп итәргә планлаштыра, шуларның 20-30 проценты чит илләрдән чакырылачак. В.Леонов моны, халыкара хезмәттәшлек территориясен киңәйтү максатыннан шулай эшләнә, моннан тыш, быел май ахырында 2015 ел Универсиадасы кайсы илдә үткәреләчәге билгеле булачак, димәк, аларның волонтерларын без үзебезнең Казанда кабул итәчәкбез, дип белдерде ул. Волонтерлар саны буенча, мәсәлән, Азия илләре өстенлектә, аерым алганда, Шеньженьдә 100 мең волонтер җәлеп итәчәк, нигездә, эчке ресурсны кулланачак.