Язгы ташкынга алдан әзерләнергә кирәк

Язгы ташкынга алдан әзерләнергә кирәк

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Казанның гидротехник корылмалар идарәсе белгечләре язгы ташуга каршы чаралар эшләделәр. Шәһәрне ел әйләнә төрле су ташкыннары һәм су басулардан саклаучы белгечләр бәяләвенчә, быел көчле ташкыннар булуы көтелми: быелгы кышта кар күп булмады.

Ләкин кыш әлегә китәргә җыенмый – хәзергәчә салкыннар саклана. Барыннан да бигрәк, термометр баганасы акрын күтәрелер, димәк, карның кисәк эрүе күзәтелмәячәк. Димәк, торак һәм производство биналарын массакүләм су басу очраклары, кече елгалар ташу, дамба һәм юллар җимерелү да булмас, дип ышанырга кирәк. Ләкин болар фаразлау гына: табигатьтә көтелмәгән хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин. Бүгенге көндә әлеге идарәнең барлык бүлекчәләре сугышчан хәзерлеккә китерелгән: насос станцияләре ремонтланган, канализацияләр чистартылган, махсус техника һәм кешеләрне эвакуаңияләү машиналары ремонтланган.