Тәэсир // «РАМАЙ» СТУДИЯСЕНДӘ — ЯҢА ФИЛЬМ

Тәэсир // «РАМАЙ» СТУДИЯСЕНДӘ — ЯҢА ФИЛЬМ

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия теа-трында Г.Исхакыйның әсәре буенча «Рамай» студиясендә куелган «Зөләйха» нәфис фильмын (режиссеры – Татарстанның халык артисты Р.Төхвәтуллин) тәкъдир итү кичәсе булды.

Фильм экранда зур итеп язылган 1552, Явыз Иванның Казанны яулап алу елын искә төшерү белән башланып китә. Вакыйга, аннан соң ике гасырдан артык вакыт узгач, татарны күпләп чукындыру елларында бара. Фильм башланганда күр-сәтелгән рус миссионерлары Ильминский белән Малов-ның әңгәмәсендә шуны аңлыйбыз, алар икесе дә, һичшиксез, барлык Россиягә буйсындырылган халыкларны чукындыру ягында. Тик алымнары гы-на төрле: Ильминский, “укыган татар — чукынган татар», дип яңа барлыкка килгән әйтемдәгечә, татарны укытып, агитацияләп, төрле өстенлекләр биреп үз якларына аудару ягында булса, Малов, бернигә дә карамыйча, көчләп булса да чукындыру ягында: «Әнә, Әби патша да, үзенең йомшаклыгы белән империягә күпме зыян китерде», — ди ул. Ә чукындырганда бу чараларның икесе дә кулланылган.

Әлеге дәһшәтле елларның фаҗигасе гади бер татар хатыны Зөләйханың (Илсөя Төхвәтуллина) язмышы аша күрсәтелә. Бу хәлләргә хәтле Зөләйханың тормышы җи-теш була: яраткан никахлы ире белән яши, берсеннән-берсе матур балалар үстерә. Ә аның ире Сәлимҗан (Гафур Каюмов), яшәүне җиңеләйтү, салымнар түләмәс өчен, хатынына, якыннарына әйт-мичә генә, кәгазьдә генә калыр дигән өмет белән христиан диненә күчә. Моны белеп алган абыйсы (Илдус Әхмәтҗанов) энесен күрал-мас була, аның балалары энесенекен «керәшен» дип үртиләр, чит итәләр...

Моңа хәтле авылда булган керәшеннәр, татарлар чагыштырмача тату яшәгән булсалар да, хәлләр куера, кискенләшә башлый. Яңа килгән яшь поп, мәчетнең айлы манарасын алдырып, аңа тәре менгермәкче була. Авыл мулласы моның авыр нәтиҗәләре, хәтта фаҗига белән бетәргә мөмкин булуы турында кисәтеп торса да, поп аны тыңламый, атлы казаклар ярдәмендә бу эш башкарыла. Халык, әлбәттә, каршы чыга. Халыкны камчылар белән кыйнап, кылычлар бе-лән чабып, бер сарайга кертеп ябалар. Алар арасында Зө-ләйха белән аның ире Сәлимҗан да бар. Ә халыкны җә-берләп мәчеттән чиркәүгә әй-ләнгән бина озак яшәми — авылның диванасы аңа ут сала. Хәер, аны дивана дип әйтергә тел дә бармый, артист Хәлим Җәләлов ролен шундый оста итеп уйный, аның кыланмышлары җүләрнекенә охшаган булса да, күңеленә халыкның бөтен моң-зарлары килеп тигәнне күрсәтә белә, мәчеткә дә, бар булганчы юк булсын, дип, ут сала.

Бу урында шуны да әйтеп узасы килә: фильм башыннан ахырына хәтле көчле яңгыраган музыка белән бара. Тема авыр, фаҗигане музыка тагын да нык көчәйтеп күрсәтә. Ә бит тормыш барыбер дәвам итә, фильмда туй күренешләре дә, керәшеннәрнең мәҗлесләре дә күрсәтелә. Аларны күңеллерәк итеп бирү дә фильмны җанландырып җибәрер иде, минемчә.

Мәчет янганнан соң бунт күтәрүче ирләрне сөргенгә сөрәләр, Зөләйханы монастырьга озаталар. Аннан соң Зөләйханы көчләп кияүгә би-рәләр, аның Сәлимҗан белән булган никахы законлы саналмый икән, алар бит христиан дип язылганнар. Зөләйханың тормышы тәмугка әверелә: телне белми, сөймәгән ир белән торырга, аннан бала табарга мәҗбүр була. Шул хәтле авырлыкларга түзмичә, Зөләйха агу эчәргә җына. Актык догаларын укып, агуны эчим дигәндә генә, бишектәге бала уянып елый башлый. Зөләйха баланы кулга алып, юата башлагач, аның исереп йоклаган ире Петр (Рамил Төхвәтуллин) уяна. Аның да тормышы җиңел түгел: хатыны яратмый, сөй-ләшми дип әйтерлек, чиркәүдә дә, аны «хур итеп», башкалар белән бергә чукынмый, әнә, өйдәге иконаны да чүпрәк белән каплап куйган. Бу юлы шулардан кәефе китеп исереп йоклаган Петр уянгач, башы чатный, су эчәсе килә. Өс-тәлдә торган суны кулына ала, Зө-ләйханың «Эчмә, агу ул», — дигән сүзләре бик әкрен чыга, ул аларны ишетми, әллә ишетерлек хәлдә булмый. Монда, бик теләсә, Зөләйха атылып килеп кружканы бәреп төшерә дә алыр иде дигән уй килә. Юк шул, бөтен җәбер-газаплар да бит Зөләйхага ире аша да килә, ул аны гафу итмәгәндер, мөгаен...

Фильмның башында ук гомере тәмамланып баручы Зө-ләйханы үлем түшәгендә күр-сәтәләр. Ул һаман да үз диненнән кайтмаган, догаларын укый. Аның янында үсеп җит-кән улы, авылның побы. Зө-ләйха үзенең актык теләген белдерә, зинһар, аны татар зиратына җирли күрсеннәр. Улы аны шулай булачагына ышандыра. Ә поп үзенекен тәкрарлый: «Мы это еще посмотрим!” Димәк, каршы тору тәмамланмаган, көрәш әле дәвам итә...

Раиф БАРИЕВ.