Сәламәт тормыш рәвеше // ИСЛАМ ДИНЕ — ТӘМӘКЕГӘ КАРШЫ

Сәламәт тормыш рәвеше // ИСЛАМ ДИНЕ — ТӘМӘКЕГӘ КАРШЫ

сәламәт тормыш рәвеше ИСЛАМ ДИНЕ — ТӘМӘКЕГӘ КАРШЫ

Наркотиклар рәтендә саналган тәмәке тарту да – мөһим проблемаларның берсе. Закон тарафыннан чикләү салынмаган әлеге наркотик, башка төрләре белән чагыштырганда, бу дөньядан кешене иң күпләп алып китүчеләрдән булуы мәгълүм. Җир йөзендә хәзерге вакытта тәмәкедән үлүчеләр саны елга 5 миллионга җитеп килә.

Тәмәке эпидемиясе таралуның төп юлы – тәмәкене рекламалау, инде тәмәкедән үлгән яки тартуын ташлап котылганнар урынына яңаларын җәлеп итү. Алар арасында балалар һәм яшүсмерләр дә бар – шунысы хәтәр.

Күптән түгел гаммәви мәгълүмат чаралары (www.iamik.ru), ислам җәмәгать эшлеклеләренең тәмәке рекламалауга кискен каршы торачаклары хакында хәбәр итте. Россия Ислам партиясе Махачкалада үзенең съездын үткәргән иде. Бу партия, гаммәви мәгълүмат чаралары белдерүенчә, исерт-кеч эчемлекләрне, тартуны, фәхешлекне, көчләүне һәм шуңа охшаш кешелек кыйммәтләрен түбәнәйтүгә корылган рекламаларга һәм пропагандага каршы тора; югары рухи һәм әхлакый критерийларга нигезләнгән яшәү рәвеше һәм стиле буенча программалар эшләү, илдә демографик ситуацияне нормальләштерү буенча тиз арада чаралар күрү, тормыш-көнкүреш һәм гаилә мөнәсәбәтләрен сәламәтләндерү, ана булганнарга һәм балаларга ярдәм итү – партиянең төп максатларыннан.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Россия Дәүләт Думасына реклама турындагы законга үзгәрешләр кертү – тәмәке рекламасын бөтенләй тыю турындагы тәкъдимнәр белән чыкты. Кызганычка каршы, ниндидер сәбәпләрдән бу үзгәрешләр беренче укылыштан соң ук игътибарсыз калды һәм хәзергә кадәр Россия Федерациясе законына тиешле үзгәрешләр кертелмәде.

Шулай да, сәламәтлек һәм кеше тормышын саклауга юнәлдерелгән инициаторлар өчен шартлар уңай якка үзгәрде. 2003 елның 21 маенда сәламәтлекне саклауның Бөтендөнья Ассамблеясы тәмәкегә каршы көрәшүгә Кысалы Килешү (Рамочная Конвенция) текстын кабул итте. Бу ил халкын тәмәке куркынычыннан яклый торган законнар чыгаруны күз алдында тота. Кысалы Килешү тарафыннан бирелгән яңа мөмкинлекләрдән файдаланып, ислам җәмәгать эшлеклеләре һәм Татарстан сәясәт эшлеклеләре закон ярдәмендә тәмәкегә кагылышлы реклама һәм иганәчелекне тыю, тәмәкегә бәя һәм салым күләмен күтәрү, җәмәгать һәм эш урыннарын тәмәке төтененнән арындыру, тәмәкенең составы һәм аны тартуның куркынычы турында мәгълүмат бирү, шул “начар гадәт”ен ташларга җыенучыларга дәүләт ярдәменә таяна, ярдәмне хәтта таләп итә алалар.

Бу чараларның барысы да тәмәке тартуны киметү һәм шул сәбәпле килеп чыккан авыру, үлемнәрне киметергә мөмкинлек бирә. Без дәрәҗәле мөселман җәмәгать эшлеклеләренең бу мәсьәләне әһәмиятле санап, аның чишелешенә уңай тәэсир итүләренә ышанабыз.

Билгеләнгән сораулар буенча тулы мәгълүматны тәмәкене контрольдә тотучы Ресурс үзәге сайтында табарга мөмкин. (http: // contact.tobinfo.org).Үзәк теләгән кешегә кирәкле мәгълүматлар белән берничә төрле электрон бюллетень җибәрә ала.

Сораулар һәм тәкъдимнәр белән шушы адрес белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

contact@tobinfo.org;

www.e-islam.ru / konfer narkotiki / rekomen / andreev1

Андреев И., Андреева Т., Красовский К.

“Сайлау” (“Выбор”) Казан иҗтимагый фонды.

Балаларга дөрес юл сайларга ничек ярдәм итәргә?

Хөрмәтле ата-аналар!

Бүген алкоголь һәм наркотиклар яшьләр даирәсенә үтеп керде. Бу — безнең балалар яши торган һәм, наркотиклар куллануны, дискотекаларга баруны һәм теләгәнчә ял итүне тыеп кына, аралап булмый торган хакыйкать.

БАЛАЛАРНЫ НИЧЕК САКЛАП КАЛЫРГА СОҢ?

Иң яхшы юл — яшүсмерләр белән хезмәт-тәшлек.

— Дөньяны бала күзлегеннән чыгып күрегез. Моның өчен үзеңнең шул яшьтәге чагыңны, алкоголь, тәмәке белән танышуыңны искә төшерү файдалы.

— Тыңлый белегез.

Балагызның ничек яшәвен, уйларын һәм хисләрен аңларга тырышыгыз.

— Үзегезнең шул яшьтәге проблемаларыгыз турында сөйләгез. Аңа үзе турында сөйләү җиңелрәк булачак.

— Кискен тыймагыз.

Сораулар бирегез. Үз фикерегезне белдерегез.

— Балага наркотиклар турында мәгълүмат бирегез, алардан канәгатьләнү алу мизгеле турында сөйләшүдән читләшмәгез. Сез аңа шикле канәгатьләнү белән сәламәтлек саклау мөмкинлеге арасында аңлы рәвештә дөрес юл сайларга ярдәм итәргә тиешсез.

— Баланы “Юк” дип әйтергә өйрәтегез. Балага мондый хокук бирү бик мөһим. Аңа наркотиклар тәкъдим итүче яшьтәшләре басымына каршы тору җиңел булачак.

— Баланың проблемаларын бүлешегез һәм аңа ярдәм итегез.

— Баланы проблемалардан качарга түгел, ә аларны хәл итәргә өйрәтегез.

Әгәр ул мөстәкыйль хәл итә алмаса, проблемаларны хәл итү юлын бергә үтегез.

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ!

Әгәр:

* балагыз сезгә таныш булмаган яңа дуслар белән вакыт үткәрсә;

*озак вакыт аралашмыйча тора алса, сәгатьләр буе бернинди шөгыльсез ята алса;

* начар укый, дәресләр калдыра башласа;

* кич белән соңга калып кайта башласа, тизрәк йокларга ятса, өйдә кунмаса;

* бернинди сәбәпсез кинәт кенә кәефе һәм тәртибе үзгәреп торса;

* үз-үзенә бикләнсә, сезнең белән аралашмаса;

* тышкы кыяфәте үзгәрсә, тагын да күбрәк ябыкса һәм төссезләнсә;

* тиз һәм еш тирләсә, кайчакта куллары калтыранса;

* аппетиты югалса, еш кына эче китсә, тәнендә тимгелләр барлыкка килсә;

* томау төшсә, борыны кипсә, борынын еш сөртсә;

* гадәти булмаганча кызып китсә, агрессив яисә күп сөйләшүчән булса;

* озын җиңле киемнәр генә кисә;

* характеры үзгәрсә, өйдә ацетон, кләй, уксус, янган ис чыкса;

* телефоннан яшерен сөйләшсә.

НАРКОТИКЛАР КУЛЛАНУ БИЛГЕЛӘРЕ ҺӘМ СИМПТОМНАРЫ:

* өйдән чыгып китүләр һәм дәрес калдырулар;

* үз-үзенә бикләнә бару һәм ялганлау;

* еш кына кинәт кәеф үзгәрү;

* бер фикергә килә алмау;

* хәтер начараю;

* пычраклык;

* йокысызлык;

* түгәрәкләп төрелгән кәгазь кисәкләре;

* шприцлар, вак кашыклар, капсулалар, шешәләр;

* энә эзләре;

* битараф була бару;

* тиресенең төссезлеге;

* күз карасы зураю яисә кечерәю;

* кызыл яисә тонык күзләр;

* акрын сөйләм;

* хәрәкәтләрнең акрын булуы.

Бу билгеләр һәр кешенең нерв системасы үзенчәлегенә бәйле булганга күрә, чагыштырма характерга ия. Исереклек дә-рәҗәсен ачыклау — табиб-нарколог эше.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Халыкны наркотизацияләүгә каршы профилактика буенча республика үзәге.

БУ ТУРЫДА БЕЛҮ КИРӘК

1. Организмның кайсы сыеклыгында йоктырырлык дәрәҗәдәге концентрациядә ВИЧ булырга мөмкин?

а) тирдә;

б) күз яшендә;

в) бәвелдә;

г) күкрәк сөтендә;

д) селәгәйдә.

2. ВИЧны кайсы очракларда йоктырырга мөмкин?

а) ВИЧ-инфекцияле кеше белән уртак ванна яки унитаз кулланганда;

б) ютәлләгәндә һәм төчкергәндә;

в) авыруның савытларын һәм урын-җирен кулланганда;

г) бөҗәкләр тешләгәндә;

д) ВИЧ-инфекцияле кеше белән бергә уртак шприц кулланганда;

е) ВИЧлы белән үбешкәндә, аның селәгәе аша.

3. ВИЧ-инфекциясеннән ничек сакланып калып була?

а) көмәнгә узудан саклый торган гормональ дару төймәләрен даими рәвештә куллансаң;

б) аналык эченә спираль куйдырып;

в) ВИЧ йоктыру куркынычы янаган җенси мөнәсәбәтләр вакытында презерватив куллансаң;

г) теләсә кайсы җенси мөнәсәбәтләр вакытында презерватив куллансаң.

4. Үзенең авыру икәнен белә торып бү-тәннәргә дә ВИЧны йоктырган кешегә нинди җаваплылык каралган?

а) административ яки җинаять;

б) дисциплинар;

в) өстәрәк аталганнарның берсе дә каралмаган.

Җаваплар: 1) г, 2) д, 3) г, 4) а.