Казаннан дүрт тәүлек эчендә 100 мең тоннага якын кар чыгарылган

Бүген иртән башланган буран коммуналь хезмәткәрләрнең эшен катлауландыра

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан урамнарыннан дүрт тәүлек эчендә 100 мең тоннага якын кар чыгарылган. 2010 елның ноябрь аендагы тәүге бураннардан башлап чыгарылган карның күләме 600 мең тоннадан артып китә.
Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистарту өчен 340 машина җәлеп ителгән. Узган тәүлектә шәһәр юлларын чистартуда 480 эшче һәм 880 берәмлек техника эшләгән. Шул исәптән “Буран” планы буенча шәһәр предприятиеләре һәм төзелеш оешмаларыннан 313 машина җәлеп ителгән. Бер тәүлек эчендә 346 үзбушаткыч машина 32600 тоннадан артык кар чыгарган.
Бүген иртән башланган буран коммуналь хезмәткәрләрнең эшен катлауландыра. Буран вакытында 120 юл машинасы һәм 80 трактор урамнарны чистарта һәм юлларга ком-тоз катнашмасы сибә. Бер үк вакытта кар төягечләр һәм махсус машиналар юл кырыйларын кардан арындыра, дип хәбәр итә Казан шәһәр Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге.