Казан фатирларының берсендә буй җиткән ике кызның үле гәүдәсе табылган

Ә фатирда өч кыз яшәгән булган

(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”). Кичә Казанның Чехов урамындагы фатирларның берсендә 20 һәм 22 яшьлек ике кызның үле гәүдәсе табылган. Карап торышка үлемгә китергән көч кулланылмаганы билгеле, дип хәбәр итә бу хакта ТР буенча ЭЭМ сайты.

Бу фаҗига буенча тикшерү эше башланган. Хәзергә алынган белешмәләр буенча, фатирда өч кыз яшәгән, фаҗига булган көнне аларның берсе үз эшләре белән чыгып киткән булган. Дус кызлары телефонына берничә тапкыр шалтыратып та җавап ишетмәгәч, борчылып, фатирга кайткан, ишек ачучы булмагач, хокук сакчыларын чакырткан. Алдан чыгарылган нәтиҗә буенча, кызлар ис тиеп үлгән булырга тиеш. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсенең тикшерү нәтиҗәләре буенча, соңыннан, процессуаль карар чыгарылачак.