XXVII Универсиада ачылышы тантанасының генераль репетициясе булу сәбәпле, юлларда транспорт хәрәкәтенә чикләү кертелә

Шәһәр башкарма комитеты автомобильчеләрне юлларда игътибарлырак булырга һәм вакытлыча куелачак юл билгеләренә буйсынырга өнди

 (Казан, 4 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген сәгать кичке 6дан 5е төнге 2гә кадәр, XXVII Бөтендөнья җәйге Уеннар ачылышын “Каzan-Arena” стадионын тамашачылар белән тутырып генераль репетиция уздырылу сәбәпле, Казанда түбәндәге урам юллары шәһәрнең җәмәгать һәм махсус транспортыннан башка төр транспорт өчен ябыла:
Ак.Парин, Х.Мәүлетов урамнарының М.Сыртланова урамыннан Җиңү проспектына кадәр арадагы турысында, шулай ук Җиңү проспекты, Ак.Арбузов, Ямашев проспектында Ак.Арбузов урамыннан Адоратский урамына кадәр арада, өченче транспорт дамбасында һәм Чистай урамында Адоратский урамыннан “Каzan-Arena” стадионына кадәр арада.

Бу чикләү шәхси транспортка, ягъни җәмәгать транспортыннан башкаларга кагыла, ә автобус, трамвай, троллейбуслар марштрутлары хәрәкәте һәм Универсиадада катнашучылар юлына туры килгән Оренбург тракты, Р.Зорге, Ак.Сахаров урамнарындагы, Мамадыш һәм Себер трактларындагы юл аермалары буенча узу мөмкинлеге үзгәрешсез кала. Шушы урамнар аша транспорты белән үтәргә теләгән Матур, Торф, Царицыно кебек бистәләрдә яшәүчеләрне өстәмә билгеләнгән ЮХИДИ хезмәте постларындагылар ябылган юл турысыннан озата барачак.

Шәһәр башкарма комитеты автомобильчеләрне юлларда игътибарлырак булырга һәм вакытлыча куелачак юл билгеләренә буйсынырга өнди.