Сугыш ветераннарын хөрмәтләү һәм яуда ятып калганнарны искә алу чаралары - һәр районда

Мэриядә булган киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина Казанның 9 Майга әзерлеге, уздырыласы чаралар белән таныштырды

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 9 Май – Бөек Җиңүнең 64 еллыгы көнне Казанның барлык районнарында һәм шәһәр бистәләрендә ветераннарга хөрмәт күрсәтү, сугыш кырларында һәлак булганнарны алар истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәк салып искә алу һ.б. тантаналы чаралар үткәреләчәк, дип белдерде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьләләләр буенча урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина бүген мэриядәге «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә.

Ул китергән мәгълүматлар буенча, Авиатөзелеш районы территориясендәге Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсендәге, Ленин исемендәге Мәдәният йорты янындагы, Коры Елга, Щербаковка, Кадышево бистәләрендәге Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәм һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәлләр янында тантаналы митинглар булачак. Киров районында тантаналы чаралар  Петров исемендәге паркта, Юдино, Залесный, Красная Горка бистәләрендә, 2 тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Николай Столяров һәйкәле янында үткәреләчәк. Мәскәү районы хакимияте «Мәскәү» мәдәният һәм спорт үзәге паркындагы Монумент янында, Левченко бистәсендә һәм Жилплощадка микрорайонында митинг һәм бәйрәм чаралары уздырырга исәп тота. Идел буе районында барлыгы 12 һәйкәлгә чәчәкләр салу күздә тотыла. Районда шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучыларны бәйрәм белән котлап, аларга ярдәм күрсәтү буенча берничә хәйрия чарасы әзерләнә. 9 Май көнне Совет районының Дәрвишләр бистәсендә «Йөрәк хәтере» дигән исем белән тантаналы митинг була.

 Болардан тыш, Казан югары команда училищесында парад, хәрби техника күргәзмәсе, плац-концерт үздырылачак, кыр кухнясы эшләячәк.  Казанның мәктәп балалары тормыш куркынычсызлыгы (ОБЖ) дәресләре кысаларында республика башкаласындагы Мәңгелек утлар янына «Хәтер вахтасы»на – почет каравылына басачак.

9 Май көнне иртән Арча һәм Архангел зиратларында җирләнгән хәрбиләр каберлекләренә чәчәкләр куела, республика күләмендәге тантаналарның рәсми төп өлеше Җиңү паркында уза. Аннары Меңьеллык мәйданында 10.00 сәгатьтән Эчке эшләр министрлыгы һәм Казан гарнизоны гаскәрләренең парады була, сугыш еллары тематикасы буенча республика сәнгать осталары театральләштерелгән тамашалар, концерт күрсәтә. Бәйрәм чараларының рәсми өлешенә исә 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты нокта куя.