Рәссам һәм галим Николай Гришинның шәхси күргәзмәсе ачылачак

Казанның Үзәк китапханәсенә (Вишневский ур., 10) пейзажлар һәм натюрмортлар остасының иҗат җимешләрен иртәгә үк теләгән кеше килеп тамаша кыла ала

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Иртәгә 15.00 сәгатьтә Казан шәһәре үзәкләштерелгән китапханә системасының Үзәк китапханәсендә (Вишневский ур., 10) рәссам Николай Гришинның шәхси күргәзмәсе тантаналы рәвештә ачылачак. Әлеге чара исә Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе тарафыннан оештырылган.

Мәскәү өлкәсенең Краснозаводск шәһәрендә туган Николай Степанович Гришин мәктәпне тәмамлаганнан соң техникумда укыган, аннары Казан дәүләт химия-технология институтында (хәзер – КДТУ) завод стипендианты буларак югары белем алган. Аннары – аспирантура, кандидатлык, докторлык диссертацияләрен яклау, фәнни хезмәтләр язу: алар барлыгы 70 хәзер, тагын 30лап патенты бар. Бүген исә профессор үзе тәмамлаган шушы югары уку йортында студентларга лекцияләр укый, диелә мәдәният идарәсеннән алынган мәгълүматта.

Ә инде рәсем сәнгате белән ул 19 яшеннән бирле җитди шөгыльләнә, үзлегеннән аның теориясен һәм техникасын өйрәнә, Мәскәү сәнгать университетының  төп бүлеген тәмамлый. Уку-укыту эшеннән, фәннән бушаган вакытларында күңел шөгыле – пейзажлар, натюрмортлар иҗат итү белән мәшгуль. Шул рәвешле, күзләрне иркәли торган сурәтләрдән кала, ул әле илебезнең гүзәл урыннарын да мәңгеләштерә тора. Гомумән алганда, автор тарафыннан 100ләп сәнгать әсәре тупланган, күргәзмәдә исә рәссамның иҗат юлын чагылдырырдай 30лап эше куела.