420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 4 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 64 еллыгын үткәрүгә әзерлек чаралары уздырылу сәбәпле, Казанның Меңьеллык мәйданында транспорт өчен юл вакытлыча ябылачак:
4 май көнне 18.30-22.00 сәгатьләрдә,
6 майда 18.30-22.00 сәгатьләрдә,
8 майда 19.30-24.00 сәгатьләрдә,
9 май көнне 01.00-23.00 сәгатькә кадәр.
Маршруты элек шушы Меңьеллык мәйданы аша уза торган җәмәгать транспорты ул вакытларда Набережная/Яр буе, Сәетгалиев, Ташаяк урамнары аша әйләнеп узарга тиеш була, диелә шәһәрнең транспорт комитетыннан алынган хәбәрдә. «Бөке»ләр булмасын өчен, шәһәр Башкарма комитеты автомобиль йөртүчеләрне ул турылардан әйләнеп үтү ягын карауларын сорый һәм шәһәр үзәгенә шәхси транспортта килүдән тыелып торырга чакыра.