Казан юлларында 5 мең кв.м мәйданда чокырлар бетерелгән

Мэр Илсур Метшин моны әзсенә

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда төп юллардагы чокырларны ремонтлау мәсьәләсенә башкала җитәкчелегенең “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә бу юлы да тукталып, мэр Илсур Метшин ачыклык кертүне таләп итте.

Башкала Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәрне уңайлыклар белән тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Александр Лобов, быел 21 мартта башланган ремонт эшләре барышында 5 мең кв.м мәйданда чокырлар бетерелде, юлдагы чокыр-чакырларга 600 тонна кайнар асфальт салынды, диде. Ләкин мэр Илсур Метшин моны азсынды, эш өчен һава шартлары яхшырды, дип, ремонтны җанландыруны таләп итте, эш барышы буенча якын арада үзе тикшерү белән рейдка чыгачагын белдерде.

 


Искәртеп үтәбез: 21 марттагы “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә машина юлларындагы чокырларны 1 ай эчендә ямап бетерү бурычы куелган иде. Моның өчен шәһәр бюджетыннан 49,6 млн. сум акча каралган: Яңа Савин белән Авиатөзелеш районнарына – 8,8 млн. сум, Вахитов һәм Идел буе районнарына – 17 млн. сум, Киров һәм Мәскәү районнарына – 11,7 млн. сум, Совет районына – 12,2 млн. сум.