^Тиздән сатуга дәвалау үзлекләре булган икмәк чыгарылачак

^Тиздән сатуга дәвалау үзлекләре булган икмәк чыгарылачак
(Казан, 4 март, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бу атнада "Берләштерелгән икмәк компаниясе" ААҖ белгечләре икмәкнең яңа төрләрен тәкъдим итте. Яңа сортлар нигезендә - бодай һәм арыш-бодай оны. Моннан тыш, эшләнмәнең сыйфатын яхшыртучы һәм саклану вакытын арттыра торган Франциядән сатып алынган коры чүпрә кулланылган. Икмәкнең яңа төрләре үзенчәлекле исемнәр: "Бонапарт", "Французкий", " Итальянский", "Люкс", "Шампань", "Версальский", "Берег Сены", "Бабушкин хлеб" белән аталган. Тәмле һәм хуш исле "Бабушкин хлеб" аеруча танылган. Аның составына күп ярмалы катнашма, шулай ук матдәләр алмашына уңай йогынты ясаучы мөһим компонент кергән. Аны шикәр авыруы, атеросклероз, йөрәк авыруларыннан җәфаланучыларга кулланырга була. Якын арада Казанның кайбер икмәк заводлары икмәкнең яңа төрләрен пешерергә планлаштыра.