Кардәшләр ничек яши//ХЕЗМӘТТӘ ҮТКӘН ГОМЕР//1 март, №8

Кардәшләр ничек яши//ХЕЗМӘТТӘ ҮТКӘН ГОМЕР//1 март, №8

Күптән түгел Кырым җәмәгатьчелеге Ялтада яшәүче галим, шагыйрь һәм журналист Фоат Мортазинга 80 яшь тулган көнне билгеләп үтте.

Юбилярны хөрмәтләү тантанасына Севастополь, Симферополь, Алушта, Гаспра, Мисхор һәм башка шәһәрләрдән күп санлы кунаклар килде. Музыкаль бизәлешне Кырымның атказанган сәнгать эшлеклесе, баянчы Рәбис Атнагулов һәм аның музыка сөюче хатыны Рәмзия ханым гамәлгә ашырдылар.

Юбиляр кунакларга үзенең узган ел Казанда нәшер ителгән “Я вас люблю, люди” исемле китабын бүләк итте.

Ялтада яшәүче Идел буе, Урал һәм Себер татарлары арасында шигърият сөючеләр шактый. Шундыйлардан Җәмилә Хисамова һәм Дания Әхмәтшина юбилярга багышлап матур-матур шигырьләр язып килгәннәр иде.

Юбиляр хөрмәтенә әйтелгән тостларның, тәбрикләү сүзләренең иге-чиге булмады. Тамадабыз Хәсән ага Тимербулатов (медицина галиме) сөй-ләргә теләүчеләргә сүз бирә-бирә арып бетте сыман.

Симферопольдән рәхим ит-кән Сәлим ага Газизов Фоат Мортазинның “Диңгез сәламе” китабыннан үзенә ошаган шигырьне укыды. Шулай ук Лилия Гарифуллина, Мәрьям Шәрипова да юбилярның үз-ләренә хуш килгән шигырьләрен укыдылар.

Телеграммалар, телеграммалар! Казаннан, Буадан, Уфадан, Симферопольдән, Азнакайдан, Ташкенттан. Тәбрикләүләр Идел буе һәм Себер татарларының Симферопольдәге милли-мәдәни үзәгеннән, Алуштадагы татар җәмгыяте рәисе Марс ага Шәфыйковтан, Севастопольдәге татар җәмгыяте рәисе Җәмил Хисаметдиновтан һ.б.

Фоат абый белән Хәдичә апа Ялтага Татарстан Республикасының Буа районыннан 1984 елда күчеп килделәр. Килүгә берсен-берсе белмичә, аралашмыйча гына яшәүче татарларны бердәм, тату гаиләгә берләштерделәр, безнең татар халкының традицияләрен, йола-бәйрәмнәрен, телен, динен тергезеп җибәрделәр. Тиздән аларның кунакчыл фатиры татар диаспорасы вәкилләренең очрашу-күрешү, танышу һәм дуслашу урынына әверелде, татар милли мәдәниятен, татар милли рухын үстерү, тарату үзәгенә әйләнде. Биредә кунаклар өчен таныш моңнар яңгырый, татар милли ашлары әзерләнә, дуслык, туганлык хисләре бөреләнеп чәчәк ата.

80 яшь – гомернең исәп-хисап бирә торган чагы, ирешелгәннәргә йомгак ясау вакыты. Шунысы сөендерә: яшәү барышында ясалган олы ялгышлар, хаталар, бик үк акыллы булмаган гамәлләр фонында кечкенә генә уңышлар һәм казанышлар да чагылып китә.

Бөек Ватан сугышында — офицер. Сугыштан соң ике югары уку йортын кызыл диплом белән тәмамлый. Мәскәүдә РСФСР Педагогика фәннәре академиясендә рус теле укыту методикасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый. СССР халык мәгарифе отличнигы. Гомер буе фәнни хезмәт-ләр, шигырьләр, мәкаләләр яза. Юбиляр шәхсән үзе һәм авторлар коллективы белән 10 китап бастыра. Ул — ике телдә язучы автор. Кырым мәдәният фондының Г.Ибраһимов һәм Г.Тукай исемендәге премияләренә лаек була. Аның фамилиясе “Кто есть кто в Крыму?” дигән белешмә-альманахка кертелә.

Фоат ага Мортазинга Ялта хәрби комиссариаты юбилей уңае белән Богдан Хмельницкий орденын тапшырды, отставкадагы майор дигән хәр-би дәрәҗә бирде.

Рәйсә Алексеева,

Идел буе Урал һәм Себер татарларының Ялта җәмгыяте рәисе.

Украина, Ялта.