Көнүзәк мәсьәлә// “МИЛЛИ ЭШЛӘРНЕ ОЕШТЫРУДА ҖИТЕШСЕЗЛЕКЛӘР ТАБЫЛУЫНА ИХЛАС КУАНАМ!”//1 март, №8

Көнүзәк мәсьәлә// “МИЛЛИ ЭШЛӘРНЕ ОЕШТЫРУДА ҖИТЕШСЕЗЛЕКЛӘР ТАБЫЛУЫНА ИХЛАС КУАНАМ!”//1 март, №8

Азатлык... Адәм баласына гына түгел, Җир йөзендәге һәр тереклек иясенә кадерле ул. Кешелек сыйфатлары тапталып, коллык ачысына дучар ителгәннәрнең хәлен аңлап-аңлатып бетереп була торганмы соң?! Физик һәм рухи кысуларга ризасызлыгын белдереп, кеше борын заманнардан бирле ничек тә булса каршы торырга омтыла, тартыша, киң мәйданнарга чыгып ирек даулый: “Азатлык! Азатлык!..”

Заманында тез чүгәргә мәҗбүр ителгән, коточкыч фаҗига кичергән татар да мөстәкыйльлеген, дәүләтчелеген кайтару хыялы белән яши һәм, җае туры килгән саен, шуны тормышка ашыру өчен омтылып карый. Әйе, әлегә нәтиҗәсез... Дөрес, соңгы елларда беркадәр уңай үзгәрешләр бар, ләкин ул гына татар халкын канәгатьләндерерлек түгел. Илләрдәге вәзгыятьне, халыкара хәлне аңлатып, дөньяга сибелгән татарның тормышы-яшәеше хакында даими рәвештә менә инде 52нче елын мөмкин кадәр дөресен сөйләп, хакыйкатьне ачучы, халкыбыз күңелендә милли үзаң тәрбияләүче радионың да “Азатлык” дип аталуы бик аңлашыла, билгеле. Дәүләт тарафыннан халыкка тыңлау тыелган “тимер пәрдә”ле елларда безнең илдә “Азатлык” радиосының (“Азат Европа радиосы/Азатлык радиосы” Америка корпорациясенең татар-башкорт редакциясе тапшырулары) абруе аеруча зур һәм аны тыңлау бик хәтәр булуын онытырга ярамый. Әйе, азатлыкка сусаган халкыбыз зынҗырларның ниндиен генә күрмәде… Сүз иреге игълан ителгәннән соң, әлеге радио тапшыруларын көн саен Прагадан туры эфирда тыңлау мөмкинлеге алгач, җәмәгать урыннарында, шәһәр транспортында кинәнеп-дулкынланып фикер алышулары, уздырыштан кызып-кызып бәхәсләшү-ләре әле дә хәтердә. “Азатлык”ның Казанда да үз студиясе булуы хакында күпләребез хәбәрдар. Аның җитәкчесе — татар дөньясында танылган журналист (башта туган ягында — Башкортстанның “Светлый путь” исемле Бишбүләк район газетасында, Башкорт дәүләт университетын тәмамлагач, республиканың “Ленинец” яшьләр басмасында, аннан соң “Комсомольская правда”, “Советская культура” газеталарында тәҗрибә туплаган; “Идел” журналының беренче баш мөхәррире, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясендә “Дуслык”/“Содружество” берләшмәсе директоры чагында “Идел белән Урал арасында” дигән радиожурналның җитәкчесе, “Дөнья” газетасын һәм шул ук исемдәге радиостудияне оештырып, мөхәррире булган), шуның өстенә әле Россия татарларының федераль милли-мәдәни мохтәрияте советы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (БТК БК) рәисе урынбасары, Россия Хөкүмәте каршындагы милли-мәдәни мохтәриятләр эшләре буенча Консультатив совет әгъзасы да булып, җәмәгать эшенә баштанаяк чумган Римзил Салих улы ВӘЛИЕВ белән очрашып, күңелне кыбырсытып торган сорауларымны җиткерәсе иттем.

— Очрашу форсатыннан файдаланып, иң элек безнең “Tatar ile”, “Татарские края” газеталары, бигрәк тә эшләнеше һәм эчтәлеге хакында Сезнең журналист күзлеге аша уздырган фикерләрегезне беләсе килә. Тиражны арттыру, димәк, киңрәк даирәгә тарату өчен бәлки эшлекле киңәшләрегез дә бардыр?

— Журналист булудан бигрәк, мәгълүматны, матбугатны кулланучы буларак шуны әйтер идем. Һәр мөхәррир һәм журналист үзенчә фикерли һәм план кора. Бу яктан бер профессионал икенчесенә акыл өйрәтү урынсызрак сыман. “Таtar ile” газетасының (мин бу газеталарны бер басма дип саныйм) исеме һәм максатлары, тематик юнәлеше бик мөһим. Бары тик татар яши торган төбәкләргә, милләткә турыдан-туры “эндәшә” торган, милли яшәешкә генә багышланган газета-журналлар сирәк очрый, гомумән, юк дәрәҗәсендә алар. Бу яктан ул “Азатлык” радиосына охшап тора, ягъни татар төбәкләренең, җәмгыятьләренең һәм тел, мәдәният, мәгариф үсешенең игътибар үзәгендә булуы, шуннан гайре бернәрсәгә дә күз сирпемәү — “Tatar ile”нең үзенчәлеге.

Шул исемдәге газетаны беренче бөтендөнья сугышы вакытында Алманиядәге татар әсирләре дә чыгарган... Соңгы ун ел эчендә “Tatar ile” нужалар кичергән, тәҗрибә туплаган, сыналган. Аны саклау, үстерү исә милли тәрәккыяткә, татар җәмгыятьләренең хәленә уңай тәэсир ясаячак.

Ә инде нәрсә борчый, дисәгез, әлбәттә, шундый милли газетаның һаман да киң таралмавы, башка басмалар арасында көндәшлектә алга чыкмавы кәефне кыра. Тиражның да, редакция хезмәткәрләренең дә, матди ресурсларның да аз булуы күзгә ташлана. Мондый хәл милли җәмәгатьчелеккә дә искәртү кебек тоела. Димәк, милли-мәдәни матбугатка мөнәсәбәт, укучыларның сусавы кимегән, дияргә була. Электрон мәгълүмат чаралары, телевидение, радио, Интернет киләчәктә дә милли басмаларның урынын яулаячак. Киң таралган һәм югары сыйфатлы басмалар да бар бит. Зур тарихлы һәм тиражлы шактый бай басмалар, яңа туган әрсез, үз көнен үзе күрүче газеталар ничек эшли соң? Соңгыларында кайвакыт бер-ике генә кеше эшли, редакцияләре бер фатирда гына урнашкан, бер компьютерда җыела һәм битләргә салына. Димәк, эшне заманча оештырсагыз, “Tatar ile”нең дә өмете-мөмкинлеге бар. Сыйфатлы, кызыклы, актуаль һәм кабатланмас мәгълүматлы, заманча бизәлешле газета чыгару һәм аңа яздыру, тарату, укучылар белән элемтә урнаштыру — уңышка китерә торган сыналган чаралар. Гәрчә мәгълүмат чараларының көндәшлеге бик көчле булса да, татар төбәкләрендәге матбугат базары әле тулмаган, тулысынча үзләштерелмәгән булып кала бирә. Кыскасы, “Tatar ile”нең артка барыр юлы юк. Яңару һәм үсүдән башка язмыш аңа насыйп булмасын иде. Татар җәмәгатьчелегенең уртак вазифасы да шул дип уйлыйм мин.

— Татарны туплаучы буларак барлыкка килгән оешмаларның (БТК БК, милли мохтәриятләр, иҗтимагый оешмалар һ. б.) эшчәнлеген бүген канәгатьләнерлек дип саныйсызмы?

— Бу турыда татар матбугаты һәм җәмәгатьчелеге көн саен уйланырга, киңәшергә, язарга тиеш. Милли оешмалар милләтнең бүгенге хәлен күрсәтәләр, аның җанын саклыйлар, милли берлекнең умыртка сөяген тәшкил итәләр. Аларны мактарга яки тәнкыйтьләргә мөмкин, билгеле. Әмма дөрес аңларга кирәк: иҗтимагый оешмалар милләтнең хөкүмәте түгел. Бөтен татарлар да милли салым җыеп, шул малны аларга тоттырмаган бит. Кешеләр үзләре үз көчләрен куеп эшлиләр. Дәүләтләр дә үз кануннарына һәм мөмкинлекләренә яраклы рәвештә милли оешмаларга ярдәм итә яки битараф кала.

Аерым төбәкләрдә милли җәм-гыятьләрне гел тикшереп, аяк чалып торырга да мөмкиннәр һәм моңа әзер булырга кирәк. Милли оешмаларның эшчәнлеге аларның уставлары нигезендә тиешле җыелышларда, совет, идарә утырышларында бәяләнә. Татар конгрессы, аның Башкарма комитеты, федераль һәм төбәк милли мохтәриятләре, конгресска кергән 170ләп милли җәмгыятьләр менә дистә елдан артык мәгариф, мәдәниятне үстерү өчен хакимият органнары белән уртак эшләр алып баралар. Үзләре дә ресурслар һәм кадрлар туплый. Мәскәү шәһәр һәм өлкә мохтәриятләре, Сарытау, Ульяновски, Иваново өлкәләре, Ханты-Манси округы һәм башка төбәкләрдәге милли-мәдәни мохтәриятләрнең эше күзгә күренеп тора. Иң яхшысы — хөкүмәт һәм җирле үзидарә органнары белән конструктив хезмәттәшлек итеп, милли эшләргә ярдәм алу. Бу хезмәттәшлекнең нигезендә кануннарның үтәлеше, демократия, гражданлык җәмгыяте үсеше булырга тиеш. Ә чынлыкта гел генә алай барып чыкмый шул. Ярдәм итмиләр, дип сыкранып-зарланып яки сүгеп йөрүдән ни файда соң?! Димәк, тәэсир итәрлек кешеләр яки ысуллар табылмаган, ягъни оештыру, халыкны туплау җитми. Ә тупланмаган халыкка ничек таянасың, һәм аны кем санга суга? Нәкъ менә шундыйрак хәл, ни кызганыч, бик еш күзәтелә. Булдыклы һәм тәэсирле эшкуарлар, сәясәтчеләр, мәдәният һәм фән хезмәткәрләре бер йодрыкка тупланган төбәкләрдә эшләр гөрләп тора. Шунысы бар — алар күп түгел. Монда кемне гаеплисең? Казаннан таркаулыкта гомер итүче төбәккә барып, кемне дә булса якасыннан алу яки эштән куу мөмкин түгел. Чөнки иҗтимагый эш, әйткәнемчә, — кешеләрнең ихтыяри рәвештә кулларыннан килгән кадәр эш күрсәтүе, уртак гамәлләргә өлеш кертүе. Административ ысуллар урынсыз монда. Истән чыгармаска кирәк: татар үзеннән башка беркемгә дә кирәк түгел. Аның язмышы үз кулында. Финляндиядә, Америкада татар җәмгыятьләренә дәүләттән матди ярдәм күрсәтелми һәм анда милли мәктәпләр, мәдәният учаклары, мәгълүмат чаралары юк. Шуңа карамастан, үз хисапларына якшәмбе мәктәпләре, җәйге лагерьлар оештыралар; биналар булдырып, җыелышлар үткәреп, милли үзидарәле җәмгыять тоталар. Татар Интернетына чыгучылар, “Татарстан —Яңа гасыр” телеканалы тапшыруларын күрсәтә торган тәлинкәләрне сатып алучылар да алар бит!

Ә безнең шартларда, бигрәк тә Россиядә, аерым алганда Идел-Урал төбәгендә һәм Татарстанда хәлләр отышлырак. Еш кына дәүләт оешмалары, җирле администрацияләр, урта һәм югары уку йортлары, редакцияләр милли яшәешкә ярдәм итәргә әзер торалар. Бөтен бәла оеша һәм оештыра белмәвебездә. Әлеге җитешсезлек, кулланылмаган потенциал — безнең өчен милли форсат ул.

Шундый бер каршылыклы фикер әйтәсем килә: милли эшләрне оештыруда җитешсезлекләр табылуына ихлас куанам. Чөнки аларны төзәткән очракта зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Идеяләр кытлыгыннан чыгу әмәле шулай табыла ул.

Чирен яшергән — үлгән, дигән борынгылар. Инде унбиш еллап милли күтәрелеш бара. Иҗтимагый хәрәкәтләр, аерым зыялылар, дәүләт оешмалары, президентлар, парламентлар, халыкара оешмалар шул турыда шаулый, практик эшләр башкара. Шактый зур уңышка да ирештек. Татар мәсьәләсенә игътибар артты. Әмма нидер безгә аяк чала. Гомум глобализация, объектив һәм субъектив сәбәпләрдән милләтебез бер урында таптана, хәтта чигенә башлады. Милләттән читләшү, бизү галәмәте бар. Өлкән һәм урта буын маңкортлары (ә алар әз түгел!) балаларын, ягъни яшь буынны үзләре рухында тәрбияләделәр. Шәһәрләшү (урбанизация), авыл тормышындагы социаль үзгәрешләр, мәгълүмат һәм мәдәният мохитендә телләр, мәдәниятләр балансы булмау, милли нигилизм аяк чала. Зур һәм бай милләтләр өчен файдалы булган космополитизм кайвакыт аерым төбәкләрдә яки тармакларда аңлы рәвештә милләтләрне, шул исәптән татарны да, кысрыклау тәэсирендә милли үзаң бик йомшара.

Татар булу мәҗбүри түгел. Һәркемнең теләсә нинди милләткә иярергә хакы бар, үз кавемеңдә көчләп тота алмыйсың. Димәк, мәдәниятләр бәйгесендә хәзерге заманга яраклашкан һәм көчен югалтмаган бердәм милләт кенә җиңеп чыга, үзен үзе яшәтә торган халыкларның “югары лига”сында кала. Ә башка милләтләр, ни кызганыч, архивларда, музейларда тарихи мирас, экспонатка гына әйләнә бара (анысы насыйп булса әле). Тегесенә ирештек, монысын казандык, дип масаеп йөргәнче, милләтне терелтү, мирасын һәм йөрәген саклап заманчалаштыру өчен яңа юллар эзләү дөресрәк түгелме? Кулланылмаган ресурс, резерв табу, мөмкинлекләреңә аек акыл белән карау өчен намус һәм зирәклек җитәрлек дәрәҗәдә булырга тиештер. Иманның камиллеге диюем...

— Милли мохтәриятләрне, нигездә, хөкүмәт ярдәменнән башка һәм фәкать мәдәнияткә генә кайтарып калдыру дөресме икән? Федераль киңлектәге милли-мәдәни мохтәрият җитәкчесе буларак сорыйм мин боларны.

— Кайвакытта мәдәният, мәгариф кебек нәрсәләрне юаш һәм куркаклар гамәле дип саныйлар. Янәсе, сәяси эшчәнлек кенә кирәк. Белмим, бәлки шулайдыр. Әмма сәяси уеннарның зыянын ешрак күрергә туры килә. Кайчандыр югалтылган дәүләтчелекне юксыну, зарланудан ни мәгънә? Булган мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк! Ә сәясәткә килгәндә, милли эшләр аңардан читләштерелгән. Кайбер олигархлар сәясәткә кереп акчаларын сакларга яки хакимияткә әйләндерергә тырышалар һәм... булганын югалталар. Мин сәясәтне (дәүләт хакимияте өчен көрәшне) белмим һәм бу эштә катнашканым юк. Еш кына район, шәһәр хакимияте башлыгы, губернатор сайлауларында милли җәмәгатьчелекне бүлеп, таркатып бетерәләр. Татар җәмәгатьчелегенә теләсә нинди төбәктә, теләсә нинди хакимият белән эшләп, үз мәнфәгатьләрен якларга кирәк. Иң беренче чиратта, нәкъ менә шул мәдәният, мәгърифәт, матбугат һәм мәгълүмат чаралары үсешендә. Россиядә милли вәзгыятьнең 90 проценты федераль кануннарның үтәлү-үтәлмәвенә бәйле. Конституциядә язылган ирекләрне якламагач, билгеләнгән форсатны кулланмагач, үзебез пешмәгән яки таркау, надан булып чыгабыз түгелме? Кыскасы, милли эшләрне мәдәният, мәгърифәт һәм мәгълүмат чараларына кайтарып калдыру дөрес дип уйлыйм мин. Моның сәяси әһәмияте зур. Ә инде социаль һәм икътисади хокуклар ягыннан болайрак: аларны яклауда татарлар башка милләтләр белән уртак структураларда хәрәкәт итә, һәм шактый актив рәвештә. Иҗтимагый энергиянең күпчелеге менә шул социаль һәм сәяси хәрәкәткә (коммунистлар, жириновскийлар, лимоновлар, демократлар һәм башка шуның кебекләргә) кереп китә дә милли рух, мәдәният, мәгариф, иман бөтенләй онытыла. Шулай булгач, милли үзаң яшьләрдә дә тәрбияләнми. Һәм, ниһаять, милли-мәдәни үсеш теләсә нинди милли оешманың төп максаты булып тора. Милли үзидарәнең формасы буларак милли-мәдәни мохтәрият билгеләнгән. Менә шуны гамәлгә куя алмый интегәбез дә инде.

— Татар кешесенә, кайда гына яшәсә дә, милли мәсьәләләрне үзе хәл итә алмаган очракта зары белән килеп егылыр, мө-рәҗәгать итәр урын бармы? Гомумән, татарга бүген сакланып калу өчен, Сезнеңчә, нишләргә? Яшәешебездә миллилекнең көннән-көн саега баруы сер түгел бит инде...

— Кайда гомер итүенә карамастан, татар үзе булып калу бәрабәренә мәдәниятебезне, телебезне, тарихыбызны, рухи мирасларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, шуларны яшәү рәвешенә әйләндерергә тиеш. Үз ихтыяры, теләге белән һәм бик рәхәтләнеп татарча яшәү ул — белемгә омтылу, тырышып эшләү. Тагын үз тарихы, мәдәнияте белән горурлану, башка халыклар белән аралашып, уртак хезмәттәшлекне киңәйткәндә иң алдынгы ысуллар, технологияләр үзләштерү. Шушы максатка ирешкәндә кыен хәлдә һәм ялгыз калмас өчен җәмгыятьләргә, милли оешмаларга берләшеп, күмәк хәрәкәт итү исә эшне күпкә җиңеләйтә. Шул чакта дәүләт ярдәме дә тисә — бигрәк тә яхшы. Кайбер чит илләрдәге милли җәмгыятьләр нәкъ менә шул принцип буенча эшлиләр һәм гасырлар буена татар булып кала бирәләр! Япониядә узган гасырның алтмышынчы елларына кадәр татар мәктәбе эшләде. Андый мәктәпләрне Кобе, Токио кебек япон шәһәрләрендә, Кытайдагы Харбин, Чян-Чун, Голҗа якларында, шулай ук Хельсинкида, Аделиадада мөһаҗирләр үзләре ачканнар. Әлбәттә, төп һәм алыштыргысыз чара — гаилә, бигрәк тә ата-ана тәрбиясе икәнен әйтеп тә торасы түгел. Нәкъ шул рәвештә тел дә, мәдәният тә, татарлык та сакланган.

Россиядә, татарларның күпләп һәм борынгы заманнардан ук яшәгән Ватанында, бигрәк тә Идел-Уралда дүрт миллион ярым милләттәшләр яшәгәнен искә алганда, саклану һәм милли үсеш мөмкинлекләре бик күп. Бары тик Ходай һәркайсыбызга исәнлек һәм аек акыл бирсен дә демократик шартлар булсын!

— Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләр белән элемтәләрне алсак, кылган гамәлләрнең кайсылары Сезне шатландыра, кайсылары көендерә?

— Сабан туйлары үткәрүгә ярдәм итү, мәктәпләр ачу, затлы китаплар һәм фәнни хезмәтләр бастыру, яңа матбугат чаралары барлыкка килү шатландыра. Бу гамәлләрнең бик күп гаиләләргә, бигрәк тә яшьләргә барып җитмәве эчне пошыра. Гел генә дәүләткә һәм ниндидер агайларга салышу, милли җәмәгатьчелекнең сорыкортлылыгы көендерә. Кайбер урыннарда милли мәдәниятне, мәгърифәтне үстерү турындагы кануннарның үтәлмәве дә борчый, билгеле. Татарлар Гаспралы, Максуди, Фәхреддин заманнарында ук Россия мөселманнарын әйдәп барганнар һәм Думада, мәгърифәттә, эшкуарлыкта башка милли азчылыкларга үрнәк булганнар. Ә соңгы Дума, Президент сайлауларында иң актив милләттәшләребез дә башка фиркаләргә таралып беттеләр, милли мәнфәгатьләрне яклау үрнәген күрсәтә алмадылар. Мөселманнар исеменнән чыгышы белән Дагстаннан булган Рәҗәповлар партия төзегәнен күргәч, Максуди, Акчуралар искә төште... Никадәр түбән тәгәрәгәнбез! Хәтта үзебездән кечерәк туганнарга иярә башлаганбыз. Нәтиҗә мәгълүм: рәсми бәйгедә жириновскийлар идеологиясе өскә чыгып, аны тагын Дума рәисе янындагы урындыкка утырттык. Андыйларның сәясәткә тәэсире арта гына. Хөкүмәттә милләтләр министрлыгы яки башка шундый структура булыры һаман да күренми. Кемгә таянырга, дигәндә, Татарстан, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, милли-мәдәни мохтәрияттән һәм татар җәмәгатьчелегенең эчке ресурсларыннан гайре нәрсәбез булсын? Бары шул — без үзебез генә...

— Татар яшьләре арасында татар тегермәненә су коярлык, башкалар арасында уңай яктан аерылып торган һәм үз артыннан ияртерлек лидер күрәсезме?

— Узган җәйдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы булды. Алар хәзер нинди сүз әйтер бит. Яшьләр бар, алар башка, үзгәрәк. Миңа алар белән бик кызык. Бәлки кайберләре лидер да булып китәр. Самарадан Мәхмүт, Владимирдан Гадилә, Уфадан Римма, Мәскәүдә яшәүче шәп егетләр һәм кызлар, аларны үстерүче мохтәрият җитәкчеләре — замана кешеләре. Болар — өркетелмәгән прагматик буын. Аларны оештыру кыенрак, хәзер индивидуализм көчәя. Ләкин егетләре дә шәбрәк. Томскидан Искәндәр исемле егет, мәсәлән, компьютерында “@лга” дигән газета чыгара иде. Форумда ул күренмәде. Студентларның сессиясенә туры килде ул форум үткәрелгән көннәр. Әллә ялгыштымы икән егет? Үзебез югалттыкмы? Андыйларны күбрәк тапсак, эшкә җәлеп итсәк, милли тормыш яңарыр иде. Милли үзаңы да югары булган, заманча технологияләрне дә үзләштергән яшьләрне милли эшләргә җәлеп итмәү гөнаһ булыр иде. Тагын да яшьрәкләр күтәрелеп килә. Милли үзаңнары, эшлеклелекләре җитәрме аларның? Әле туксанынчы елларда күтәрелгән буынга алмашка килүчеләр үзенә урын табарга тиеш. Юлны аларга бирергә, шул ук вакытта бик нык ярдәм итәргә кирәк. Хәзергә сезон арасы, буыннар арасындагы чылбырның өзеклеге сизелә. Бу турыда башкача, башка вакытта аерым сөйләшү урынлы булыр иде. Яшьләрнең үзләре белән бергә. Һәрхәлдә матбугат, “Tatar ile” газетасы алар өчен чыгарылырга тиештер, чөнки өлкәннәр яшьләрчә яшәргә, аларча фикерләргә омтыла бит. Кемнең картаясы килсен дә кем яшь чакларны онытырга риза, шулаймы?

Әңгәмәдәш — Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА.