А.Абделхаков: «Чит районнардан килгән льготниклар өчен кәгазь юл билетлары гамәлдә кала

Казанда башка районнардан килеп вакытлыча укучы, эшләүче һәм яшәүче льготникларга электрон юл билеты бирү мәсьәләсе июнь ае дәвамында хәл ителергә мөмкин
(Казан, 3 июнь, «Тататр-информ», Айгөл Фәхретдинова). Инде хәбәр ителгәнчә, 1 июньнән Казан льготниклары ( пенсионерлар, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләдән булган балалар, студентлар һ.б. ) ташламалы кәгазь юл йөрү билетлары урынына электрон транспорт карталарын файдалана башлады. Һәрбер яңалык башта аңлашылмаучылыкларга урын калдырган кебек, монысы буенча да инде бер-ике көн эчендә башкаланың Транспорт һәм элемтә комитетына шактый дәгъвалар алынган. Мөрәҗәгать итүчеләр –чит шәһәр, районнардан Казанга килүче, яки район җирләрендә теркәлеп, Казанда яшәүче льготниклар. Әлеге мәсьәләгә бүген Казан шәһәре Башкарма комитетының Транспорт һәм элемтә комитеты рәисе Айдар Абделхаков ачыклык кертте.
Бу дәгъваларга республиканың башка шәһәр-районнарыннан килгән ташламаларга хокуклы гражданнарның кондукторлар белән уртак тел таба алмавы сәбәп булган. Кондукторларның кәгазь юл йөрү билетларын танырга теләмәү, хәтта транспорттан төшереп калдыру очраклары да булган. Бу очракта гаеп атта да, тәртәдә дә бар. Билгеле булганча, Казан шәһәре Башкарма комитетының шәһәрдә электрон юл йөрү билетларын кертү турындагы карары нигезендә, чит район, шәһәр льготникларына башкала транспортында бердәм кәгазь юл йөрү билетлары буенча йөрү рөхсәт ителә. Айдар Абделхаков аңлатуынча, бу билетны тәкъдим иткәндә льготниклар кондукторга фото ябыштырылган пенсия таныклыгын да күрсәтергә тиеш. «Пенсия таныклыгында льготникның кайсы шәһәр, районда теркәлүе турында мөһер булуы шарт. Бу аның республиканың башка төбәгенеке, ә Казанныкы түгел икәнен раслау өчен кирәк», – ди комитет рәисе. Әгәр таныклык урынына, фотосыз мөһерле белешмә бирелгән икән, ул чакта кондукторның гражданнан шәхесне ачыклау өчен паспорт сорарга хокукы бар. Болардан тыш, юл йөрү билетының да, таныклыкның да законда каралганча, номеры булу шарт. Айдар Абделхаков аңлатуынча, кай очракларда ташламалардан файдаланучы пассажирлар үзләре дә кондукторга тиешле документларны күрсәтергә кирәк тапмый. Закон нигезендә тиешенчә рәсмиләштерелмәгән юл билетлары тәкъдим итүчеләре дә очрый. Ул очракта кондуктор проезд өчен түләү таләп итә ала. «Әгәр дә документларның барысы да тәртиптә булып. тиешле шартлар үтәлгән икән, ул очракта кондукторның кәгазь юл йөрү билетына бәйләнергә хакы юк», – ди комитет рәисе. Аның аңлатуынча, кондуктор сәбәпсезгә дорфалык күрсәтеп, үз вәкаләтләреннән явызларча файдалана икән, ул чакта гражданнар автобус, трамвай-троллейбусның номерын, бу хәлнең булу вакытын, йөртүче, кондукторны төгәл әйтеп, «кайнар линия» телефоннарына шалтыратырга тиеш. Дәгъвалар 275-30-50 һәм 230-33-03 номерларына кабул ителә.
Казанга эш буенча яки кунакка гына килүче льготниклардан тыш, теркәлү урыны районнарда булып та, вакытлыча Казанда эшләүче, укучы һәм яшәүче льготниклар (студентлар, пенсионерлар һ.б.) бар бит әле. Юл йөрү билетлары аларга теркәлү урыны буенча гына рәсмиләштерелгәнгә, ай саен үз районына, шәһәренә кайту ихтыяҗы туа. Шушындый гражданнарга уңайлык тудыру өчен, Казанның Транспорт һәм элемтә комитеты ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына кичә тәкъдим белән чыккан. Айдар Абделхаков аңлатуынча, әгәр бу мәсьәлә аңлау тапса, июнь ае дәвамында Казанда вакытлыча эшләүче, яшәүче, укучы льготникларга башкала транспортында йөрү өчен электрон билетлар рәсмиләштереләчәк. «Транспорт картасы» ААҖ каршында чит шәһәр льготниклары өчен шушындый 1-2 электрон билетлар бирү пунктлары ачарга телибез», – ди ул. Бу мәсьәләне хәл итү өчен ташламаларга хокуклы чит район, шәһәр гражданнары турында мәгълүматны Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының базасыннан тикшерергә кирәк булачак.