420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
Мәрхүм әбием Баһаветдин кызы Миңлехәләс революциягә кадәр бик рәхәт яшәдек, дип сөйли иде. Авылда берничә кибет эшләвен, аларда теләгән һәрнәрсә булуын, хәтта төсле чытыр кәгазьгә төрелгән әфлисуннар сатылуын әбиемнән ишетеп беләм. Саф сулы күлләргә, куе урманнарга бай булган Лашчыбашы. Халкы да, үзенә булгач, тырышып эшләгән, мул тормышта яшәгән. Социалистик пропаганда исә безгә киресен тукыды. Күпләр аңа ышанды, авыл халкының коллар хәлендә яшәвен аңламады. Инде күп еллар үткәч кенә әбиләребезнең хаклы булуларын төшендек. Димәк ки, хакыйкатьне Мәскәүдән яисә Лондон-Парижлардан эзләргә кирәкми. Хакыйкать әби-бабайларыбызның телендә, биредә — туган җиребездә.
Оста телле чит-ятларның барлык уйниятләре — безне алдау, байлыкларыбызны талау, безнең сыртыбызда яшәү... Гасырлар буе сыналган яшәү рәвешен җимереп, авылдашларыбыз 1930 елларда колхоз төзи. Имеш, банклар басып, Кремльгә кереп утырган Сталин Лашчыбашының Әхмәтләрен, Вәлиләрен кайгырта. Юк шул. Аңа фәкать авыл халкының җелеген суырырга инструмент кирәк була... Нәтиҗәдә, игене, ите, сөте — җитештергән һәрнәрсәсе читкә китеп тора. Үзе исә ач яши. Колхоз рәисе Гайсин Борһан Гайса улы моңа түзми, колхозчыларга бераз икмәк бирә. Шуның өчен коммунистлар аны җәзалап үтерә... Җитәр, балаларча беркатлы булмыйк, читләргә табынмыйк. Туган җиребезне, үз халкыбызны олылыйк. Борһан абый Гайсин кебекләрнең исемнәрен мәңгеләштерик. Авылларыбызны торгызыйк, андый кешеләргә һәйкәлләр куйыйк.
Бүген дә социализм чорын сагынучылар күп. Аларга иярмик. Ул елларда безнең ата-аналарыбыз сыртында яшәүчеләр күп иде. Газиз җиребезнең җелеген — нефтен суырып, шуны сатып яшәде ул СССР дигән дәүләт.
Өметсез шайтан, ди. Яңа икътисади шартларда яшәргә сәләтсез булуын күрсәткән колхозлар, һичшиксез, бетәр. Халык үз тормышына үзе хуҗа булыр, бәхетле булыр. Безнең халыкка гына нужа күрү димәгәндер, ул да бәхеткә лаектыр. Дөньяга үз карашыбызны, үзебезнең яшәү рәвешен, йолаларыбызны кайтарсак, килер ул якты көн.
Фирдүс Фәтхелислам.