^Яңа Йошкар-Ола - Казан - Бирск транзит автобус маршруты ачыла

^Яңа Йошкар-Ола - Казан - Бирск транзит автобус маршруты ачыла

(Казан, 3 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). 6 июньдә Казаннан Бирскка (Башкортстан) беренче автобус китәчәк. Татарстан башкаласы белән Башкортстан арасында элемтә күптән җайга салынган. Әмма күрше республиканың пассажирлар күп йөргән эре шәһәрләренең берсе - Бирск белән элемтә юк иде. Әлеге мәсьәләне хәл итәргә Уфа автобус йөртүчеләр ярдәм итте, алар 6 июньдә Йошкар-Ола - Казан - Бирск транзит автобус маршрутын ача. Автобуслар Татарстан башкаласыннан сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә 16.00 сәгатьтә китәчәк. Машиналар Дүртөйле һәм Борай аша узачак.