Саннан-санга//ТӘГӘРИДЕР ТАРИХ ТӘГӘРМӘЧЕ//3 июнь, №21

Саннан-санга//ТӘГӘРИДЕР ТАРИХ ТӘГӘРМӘЧЕ//3 июнь, №21
Бу дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел. Шул исәптән империяләрнең дә яшәү дәвере чикләнгән һәм әҗәл сәбәбен таба дигәндәй, алар да әлеге юллар авторы фикеренчә, тарихи, этник, иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади һәм башка объектив сәбәпләр һәм субъектив факторлар аркасында яшәүдән туктыйлар, таркалалар. Шуларга тукталып үтик.

1.Тарихи сәбәпләр

Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан (1910) Россия империясе составында булган Польшада тарихчы, профессор Машковның империяләрнең яшәү дәверенә багышланган “Механика возрождения” дип исемләнгән саллы гыйльми хезмәте дөнья күрә. Империяләрнең таркалу процесслары күрсәтелгән бу китапның “фетнәчел” эчтәлеге киң җәмәгатьчелеккә барып җитмәсен өчен, патша охранкасы аның бөтен басмасын конфискацияли. Соңыннан билгеле булганча, очраклы рәвештә тик ике нөсхәсе генә сакланып калган әлеге хезмәттә юкка чыккан империяләрнең тарихы фәнни яктан Машков тарафыннан өйрәнеп-тикшерелеп, аларның гомере 465-480 ел тәшкил итә дигән гыйбрәтле нәтиҗә ясала. Рим, Византия империяләренең дөньяда хакимлек иткән дәверләре галим ачышы белән тәңгәл килсә, аның госманлылар (Төркия) һәм Австро-Венгрия мәмләкәтләренең 465 елдан соң, ягъни 1918 елда җимерелергә тиешлеге хакындагы фаразы да тулысынча раслана. Моннан тыш, Британия һәм Португалия империяләренең таркалуы да (1947 һәм 1975 еллар), гәрчә алар турында китапта бер сүз әйтелмәсә дә, шушы 465 елдан соң була.

2.Этник сәбәпләр

Советлар Союзында рус булмаган милләтләр 50 процентны тәшкил итә иде. Шунлыктан союздаш милли республикалар таркалу процессында төп рольне уйнадылар. Россия Федерациясендә хәзер кире автономия дәрәҗәсенә төшерелгән милли республикаларның халкы зур мәйданга сибелеп дөнья күрә һәм Россия халкының нибары 20 процент чамасын гына тәшкил итә. Ләкин шулай да татар, башкорт һәм башка милләтләр (Кавказ халыкларын да кертеп), аерым төбәкләрдә, әйтик, Идел-Урал, Төньяк Кавказ, Якут-Саха якларында вакыйгаларга хәлиткеч йогынты ясый алалар. РФ Хөкүмәте тарафыннан милләтләргә карата алып барылган руслаштыру сәясәтен истә тотсак, бу йогынтының милләтне саклап калу өчен нинди юнәлеш алуын күзалларга була.

Хакимиятнең милләтләргә мөнәсәбәте Путинның үзенең ышанычлы вәкилләре алдында ясаган сайлау алды программасы чыгышында да ачык чагылды. Гәрчә күптән түгел генә халык санын алу үткәрелсә дә, Президент Россиядә яшәүче этносларның милли мәнфәгатьләрен яклап, бер кәлимә сүз әйтмәде.

Өстәп тагын шуны әйтәсе килә: 1996елда РФ хөкүмәте тарафыннан “Дәүләтнең милли сәясәт концепциясе” дигән  программа кабул ителгән иде. Ләкин хакимият әһелләре бу документның үтәлеше хакындагы сорауларга җавап бирүдән һәрдаим баш тартып киләләр. Ә Россиядә яшәүче бик күп халыклар һәм этнослар шушы документ нигезендә башкарылырга тиешле чаралар үзләрен эреп югалудан йолып калыр дип өмет баглаган иделәр. Кызганыч, аларның ышанычлары акланмады.

3.Иҗтимагый-сәяси  сәбәпләр

Бу турыда әлләни күп сөйләргә кирәкмидер – барысы да күз алдында.

Путин СССРның үткәндәге көч-куәтен кире кайтарып булмаганын бик яхшы аңлый. Әмма, шуңа да карамастан, ул хакимияткә килү белән империя менталитетыннан арына алмаган (һәм үзебездән өстик: арынырга да теләмәгән) иң зур күпчелекне тәшкил иткән гавамны үзенә каратыр өчен, Советлар Союзының дәүләт  символларын яңадан торгызырга, административ — көч структураларын ныгытырга  керешә. Шул юнәлештә алып барылган  “хакимият вертикален ныгыту”, “идарә ителә торган демократия төзү” һәм башка шундый үзенең шәхси хакимиятен ныгытучы чаралар белән илдә авторитар режим урнаштырды. Ә мондый режимнан, билгеле булганча, инде без үткән кебек тоелган тоталитаризмга да ерак калмый.

Шул рәвешчә, кире 1917 елда гавамны инкыйлабка этәргән, 1991 елны СССРны таркалуга китергән  һәм, һичшиксез, Россия Федерациясен дә шушы хәлгә төшерәчәк сәяси стройга әйләнеп кайтабыз түгелме?

Менә ни өчен Президент Федераль җыенга юллаган мөрәҗәгатендә (2004) федерализм хакында бер сүз дә  әйтмәде. Ә бит федерализм белән демократия бер-берсеннән аерылгысыз һәм алар, —  әгәр Маяковскийны бераз үзгәртеп әйтсәк,  “игезәк бертуганнар”. Чын федерация генә демократиягә һәм шунсыз була алмаган тәрәккыяткә юл ача.

4.Социаль-икътисади сәбәпләр

Америкалылар докладында Россия Федерациясенең икътисади, димәк, илдәге социаль тотрыклылык тулаем нефть, газ һәм корал сатуга бәйле булуы ассызыклана. Шуңа күрә, әгәр иртәгә нефть бәяләре кискен түбәнәйсә (ә дөнья базарындагы вәзгыятьне алдан беркем әйтә алмый), алдынгы технологияләргә нигезләнгән продукция чыгарылмаганга күрә (ягъни мәсәлән, сатарга бүтән нәрсә  булмау сәбәпле) гомуми фәкыйрьлек — хәерчелек хөкем сөргән илдә өстәмә кыенлыклар килеп чыгуын көт тә тор. Ә бу исә болай да көчкә сакланып килгән социаль тотрыклылыкны юкка чыгарырга мөмкин.

Мәгълүм булганча, СССРның таркалуына нефтькә бәяләрнең төшүе этәргеч ясады. 1967-1987 елларда дөнья базарында нефть бәясенең чагыштырмача югары булуы Советлар Союзының гомерен 20 елларга озайтты. (Бу башлыча тирә-як мохитебезне вәхшиләрчә пычратып елына 100әр миллион, ә 20 елга  исә 2 миллиард тонна нефть чыгарган ТАССР исәбенә ирешелде).

(Ахыры бар)