Казанның 1000 еллыгына “ПАЗик” һәм “Газель”ләрнең тышкы кыяфәте үзгәрәчәк

Казанның 1000 еллыгына “ПАЗик” һәм “Газель”ләрнең тышкы кыяфәте үзгәрәчәк

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Казанның шәхси пассажир йөртүчеләре җәй җитүгә машиналарын ремонтлауга кереште. Күчмә составның кузовларын яңарту эшләре июль башына тәмамланырга тиеш.

Бүген башкалада, Казанның шәхси пассажир йөртүчеләр ассоциациясе хәбәр иткәнчә, 1500 “ПАЗик” һәм “Газель” бар, аларның 30 проценты кузов ремонтына мохтаҗ. Июнь дәвамында шушы эшләр башкарылачак. Моннан тыш, һәр машинада башкала юбилее билгесе белән плакатлар пәйда булачак, аларның шәһәрнең транспорт һәм элемтә комитеты әзерли.