Башкала//КАЗАНЫБЫЗ - СПОРТ ҮЗӘГЕ//3 июнь, №21

Башкала//КАЗАНЫБЫЗ - СПОРТ ҮЗӘГЕ//3 июнь, №21
Казаныбызны Мәскәүдән соң илебезнең  икенче спорт үзәге дип әйтеп була. Шуңа Казанның юбилеена төзелүче объектлар арасында спорт биналары да булуы беркемне дә гаҗәпләндерми.

Казанда Россиядә баскетбол ареналары арасында иң зур булган Баскет-Холл бинасы бар инде. Ул 2003 елда ачылды һәм 7500 тамашачыны сыйдыра ала. Баскет-Холлда баскетболдан тыш волейбол, гандбол, мини-футбол һәм тагын күптөрле спорт ярышлары, концертлар уздырыла.

Баскетболчылардан калышмас өчен “Ак Барс” һәм “Рубин” командалары уйный торган хоккей һәм футбол биналарын да үзгәртәләр. “Ак Барс” уйный торган хәзерге Спорт Сарае 3500 тамашачыны гына сыйдыра һәм Казанның бөтен хоккей сөючеләрен дә канәгатьләндерә алмый. Киләсе сезонда хоккей осталары үз көндәшләрен яңа, 10 меңгә якын кешене сыйдырырлык (Чистай һәм Әмирхан урамнары кисешкән чаттан ерак түгел), Казансу буенда төзелеп  яткан Спорт Сараенда кабул итәчәкләр. Бу кадәрле тамашачы сыйдырышлы матур, ныклы сарайлар Россиядә күп түгел. Яңа сарай янында 1000 урынга  исәпләнгән машина тукталышы да булачак.

Архитекторлар проектны трибуналарга керү тыгыз булмаслык итеп төзергә тырыштылар. Яңа аренаның шактый зур сыйдырышлылыгына карамастан, трибуналар бер яруслы булачак. Иң югары урыннардагы билет хуҗалары да хоккей мәйданчыгыннан ерак булмаячаклар. Һәм, әйтергә кирәк, ярышлар һәр урыннан да яхшы күренәчәк. Арена уртасында күнегелгән мәгълүмат таблосы урынына бөтен кешегә күренерлек зур мәгълүмати видеокуб эленәчәк.

26 августта яңа Спорт Сараен дәүләт комиссиясе кабул итәргә тиеш. Һәм 30 август көнне Спорт Сарае тантаналы рәвештә ачылачак. Әмма ачканнан соң шул ук көнне анда хоккей уйнап булмас әле, ай-ай ярым вакыт җиһазларны сафка кертергә кирәк булачак. Спорт Сарае хоккей уеннарын үткәрүгә октябрь-ноябрьләрдә әзер булырга тиеш.

Ильяс Фәтхуллин.

Казан.