Татарстан башкаласында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза

Казанда сигез мәйданчыкта арзанрак бәядән сөт, ит, ярма һ.б. сатылачак

 (Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә Казанда сигез мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. Башкалада яшәүчеләр өчен арзанрак бәядән продукция сатып алу мөмкинлеге бар, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Казанның Совет районында “Казан” агросәнәгать паркы территориясендә һәм Дәрвишләр бистәсендә ярминкә оештырыла.

Яңа Савин районында “Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары” ААҖ каршындагы мәйданчыкта авыл хуҗалыгы продукциясен арзанрак бәядән алып булачак.

Казанның Авиатөзелеш районында 123 нче һөнәр лицее (ул.Дементьев ур., 39) каршындагы мәйданчыкта республиканың муниципаль районнары һәм предприятиеләре товар җитештерүчеләре үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк.

Мәскәү районында Коләхмәтов һәм Восстание урамнары чатындагы мәйданчыкта шулай ук арзанрак бәядән продукция алу мөмкин.

Киров районында яшәүчеләр “Ягодная слобода” сәүдә үзәге каршындагы территориягә ярминкәгә чакырыла.

Казанның Вахитов районында ярминкәләр Чехов базары янында, Тинчурин урамындагы 19 нчы йорт турысындагы мәйданчыкта узачак.