ТР Милли музееның гөмбәзе балкып торачак

ТР Милли музееның гөмбәзе балкып торачак

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Казан реставраторлары ТР Милли музееның гөмбәзен төзекләндерүгә керештеләр. Соңгы тапкыр аны 10 ел элек яңартканнар иде. Шушы вакыт эчендә 500 җиз пластиналар тутык белән капланган, кайбер урыннарда исә бөтенләй ярыклар пәйда булган. Ләкин 200ләп кенә пластинаны алыштырырга кирәк. Төзекләндерү эшләре тәмамлангач гөмбәз кабат ялтырап торачак.