Яңа ел каршылаганда “Казан Арена”га Олимпия уты килә

Яңа елга Татарстан башкаласында 80 чыршы һәм чыршы шәһәрчеге халыкны үз мәйданчыкларына җыячак

 (Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Яңа елга Татарстан башкаласында 80 чыршы һәм чыршы шәһәрчеге (Мәскәү һәм Киров районнарында – 22шәр, Соавет районында – 20, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин, Вахитов һәм Идел буе районнарында – 19ар) бәйрәм төсмере биреп, халыкны үз мәйданчыкларына җыячак.

Казан районнары төп чыршы комплекслары исә 23 декабрьдән ачыла башлый: Авиатөзелеш районында “Крылья Советов” паркындагы, Совет районының “Азино-2” микрорайонындагы чыршы шәһәрчекләре – беренчеләрдән булып. Яңа Савин районы чыршысы Ямашев проспектында 24е, Киров районыныкы Петров паркында 26сы, Мәскәү районыныкы Химиклар мәдәният сарае каршында 27се эшли башлап, казанлыларның һәм башкала кунакларының олысын-кечесен сөендерәчәк, Совет районының Дәрвишләр бистәсе чыршы шәһәрчеге 28е шоу-программа тәкъдим итә. Вахитов һәм Идел буе районнары үзәк чыршылары “Черек күл” паркында һәм Татар дәүләт филармониясе бинасы янында купшыланып “кунакка” килә. Район чыршы комплекслары театральләштерелгән тамаша, яшьләр өчен бию-күңел ачу программасы, спорт ярышлары, кышкы уеннар һәм конкурслар рәвешендә уздырыла, балаларның кышкы каникул көннәрендә аларда тематик программалар оештырыла, дип сөйләде бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Казанның 40,5 метрлы үзәк чыршысы исә Меңьеллык паркында 25е кичке 4тә ачылачак, икенче көнне шушы ук вакытта – “Әкият” курчак театры янында боз шәһәрчеге балаларны һәм үсмерләрне үзенә җыячак.

Республика чыршысы Татарстан мәктәпләрендә ел дәвамында иң яхшы укучы лидерларны, активистларны “Татнефть Арена”га чакыра. Ә Казан укучылары талантлары белән бөтен республикабыз яшьтәшләрен шаккатырачак әле: “Кышкы фантазия” конкурсына иң шәп килеп чыккан хезмәтләр сайланачак. Казанлыларның арада күпмесе республика чыршысына барасы әлегә билгеле түгел, ди Л.Фазлыева.

“Татар-информ” агентлыгы алдан хәбәр иткәнчә, “Казан Арена” стадионында үзенчәлекле вакыйга – Олимпиада утын каршы алу, факел тотып йөгерү кебек чаралар планлаштырыла. Л.Фазлыева сүзләренчә, Универсиада уты эстафетасы кебек, Олимпия уты эстафетасы үткәреләчәк һәм, транспортны тоташтан параличта тотмас өчен, эстафетачылар йөгереп узачак урам юллары этаплап һәм өлешчә ябылачак. Гомумән, “Татнефть Арена” күп кеше катнашындагы андый зур чаралар уздыру өчен уңайлы: бердән, транспорт хәрәкәтен туктату таләп ителми, икенчедән, аның мәйданы матур һәм, елга буенда табигать кочагында булганга, эстетик яктан отышлы, торак массивка терәлеп тора, интерактив мәйданчыгы да бар.

Җыеп кына әйткәндә, шәһәр буенча ЮХИДИ идарәсе, хокук скчылары, янгын сакчылыгы хезмәте, шәһәр Башкарма комитеты җаваплылыкны тоеп эш итә. Иң мөһиме – кешеләр күпләп җыелган урыннарда иминлек мәсьәләләре хәл ителүе, ул-бу була калса дип, хастаханәләрдә урыннар да резервлана.

Төрле даирә ял итүчеләр белән бер үк вакытта эшләү максатыннан, күңел ачу программасы берничә секторга бүлеп уздырыла, хәер, Казан мондый чирканчыкны Меңьеллык паркында алды инде, ә 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә Яңа ел каршылау беренче тапкыр Игенчеләр сарае каршында уздырылган иде, дип искәртте Л.Фазлыева. Казанлылардан Яңа ел төнен урамда бергәләп каршылау тәкъдимнәре килә тора, бу кызыклы, димәк, күп санлы кешеләрнең бергә берләшеп Яңа ел каршылавы игътибарга лаек һәм “Казан Арена” стадионы яны моның өчен әйбәт дип саный Л.Фазлыева.

Киңәшмәгә рәислек иткән мэр Илсур Метшин сүзләренчә, Казанда баш чыршы, икенчел чыршы юк – алар барысы да баш чыршы, һәммәсенә безнең кешеләребез бәйрәм итеп, күңел күтәрергә килә. Казанда шәһәр территоирясен бәйрәмчә киендерү-матурлауга бизнес, предприятиеләр һәм оешмалар быел да кушылсын, арада конкурс оештыру ярашлы, дигән фикердә шәһәр башлыгы.