Казанда “Бии торган шәһәр” дигән яңа проект гамәлгә ашырыла

Казанлылар бу якшәмбедә бачата, рагга, сальса һәм кизомба дигән бию стильләрен бушлай үзләштерергә чакырыла

 (Казан, 2 июль,”Татар-информ”). “Казан” гаилә үзәге янында 5 июльдән башлап, җәй айларының һәр якшәмбесендә, теләге булган һәркем өчен Куба һәм Африка биюләренә өйрәтү буенча бушлай мастер-класслар оештырыла.

Дәресләр ачык һавада үтәчәк. Биредән рухланып, хозурланып Казансу елгасын һәм Казан Кремлен күзәтергә була. Казанның иң яхшы бию мәктәпләренең берсеннән килгән профессиональ инструкторлар шәһәр халкына Куба һәм Африка өчен хас булган ритмлы хәрәкәтләр ясарга өйрәтәчәкләр. Моннан тыш, һәр дәрестә бию мәктәбенә ай буе йөрү хокукы бирә торган абонемент уйнатылачак.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, 5 июль көнне “Бии торган шәһәр” проекты Африка авазлары белән башланып китәчәк. Бу дәрестә казанлылар бачата, рагга, сальса һәм кизомба дигән бию стильләрен үзләштерәчәкләр.

“Бии торган шәһәр” дигән яңа проектны Казанның ГХАТ идарәсе белән берлектә Prokazan.ru һәм “Город” газетасы оештыра, дип игълан итте Казан мэриясе сайты. Аерым алганда, җәй буе дәвам итәчәк остаханәләрдә теләге булган һәркем катнаша ала, ләкин моның өчен +79872190426 телефон номерына фамилиясен, исемен, әтисенең исемен күрсәткән смс-хәбәр юллап, теркәлергә тиеш була.

Хәзерге вакытта Казанның ГХАТ идарәсе гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга, гаиләнең гореф-гадәтләрен саклау һәм аның кыйммәтләрен пропагандалауга, яшь буында гаиләгә, бала тәрбияләүгә карата җитди караш булдыруга юнәлдерелгән эшләр алып бара.