Казан тимер юл вокзалында - "Пассажир сәгате"

Полицейский, тимер юл һәм прокуратура хезмәткәрләре пассажирларга консультация бирә

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Бүген 10.00дән алып 11.00гә кадәр "Казан-1" транспорт-пересадка терминалында "Пассажир сәгате" кисәтү акциясе уздырыла.

Татарстан транспорт прокуратурасы мәгълүматына караганда, полицейский, тимер юл һәм прокуратура хезмәткәрләре пассажирларга консультация бирә. Акция транспортта куркынычсызлык тәэмин итү һәм җинаятьләрне кисәтүгә юнәлдерелгән.