Илсур Метшин: «Хәзер инде нәрсә булганны түгел, нәрсә булачагы хакында уйларга кирәк»

«Дүшәмбе киңәшмәсе»ндә шәһәр җәмәгать транспортында электрон транспорт карталары гамәлгә керү һәм быел капиталь ремонт ясалачак учреждениеләр турында сүз булды

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Бүген Казан шәһәре мэриясенең «дүшәмбе киңәшмәсе» тагын 5 елдан Казанның үзендә XXVII Универсиаданы үткәрергә хокук яулап алуына бәйле тантанадан башланды. Брюссельдән кайтып төшкән мэр Илсур Метшин: «Хәзер инде нәрсә булганны түгел, нәрсә булачагы хакында уйларга кирәк. 2013 елда булачак Җәйге Универсиада Казанга дөньяның 170 илен җыйса, 2014 елда Кышкы Олимпия уеннары Сочига 205 илне җәлеп итәчәк һәм шуларның 65 проценты – студентлар. Шуларны истә тоткан хәлдә, халыкара спорт ярышларының Казан өчен никадәр җаваплы булуын искәртеп торасы да юк. Дөрес, андый зур күләмле эш башкарып чыгуда Казанның меңьеллыгын үткәрү тәҗрибәбез бар. Шулай да, тиздән кытайлылар уздырачак халыкара спорт уеннарын оештыру һәм үткәрү рәвешен өйрәнеп кайту кирәк булыр, чөнки кунак каршылауда, зур күләмле чаралар уздыруда аларның осталыклары бар», - дип, шәһәр башлыгы FISU Башкарма комитеты белән очрашу, җиңү китергән вакыйгалар белән бәйле истәлекле мизгелләр хакында сөйләде.
 «Дүшәмбе киңәшмәсе»ндә шәһәр җәмәгать транспортыннан кулланган өчен автоматлаштырылган түләү системасын гамәлгә кертү турында мэриянең транспорт һәм элемтә буенча комитеты рәисе Айдар Абдулхаков чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, электрон транспорт карталарын гамәлгә кертү буенча Дәрвишләр бистәсендә башлангыч проект үзен уңышлы яктан күрсәткән. 1 июньнән исә шәһәребездә аның I төп этабы башланган. II этабы исә тагын 2 айдан тормышка ашырылачак һәм ул транспортта йөрүдә ташламалардан файдаланучыларга гына түгел, бөтен казанлыларга да кагылачак. Проектның III этабы 2009 ел башыннан гамәлгә керә һәм транспорттан файдаланган бөтен гражданнар өчен бердәм түләүне оештыруны күздә тота.
 2008 елда социаль өлкәдәге учреждениеләрне капиталь ремонтлау буенча эшне оештыру мәсьәләләре турында «Казан шәһәренең капиталь ремонт идарәсе» муниципаль берәмлеге директоры Мурат Фәхретдинов таныштырды. Аның сүзләренчә, быел 188 млн. сум чамасы суммага капиталь ремонт эшлисе бар. Бу хакта мәктәп-гимназия, мәктәпкәчә белем бирү һәм медицина учреждениеләре җитәкчеләре белән сөйләшү булган, һәр очракта нинди күләмдә эш башкарасы, таләпләр ачыкланган. Ләкин И.Метшин докладчының дәлилләренә канәгатьсезлеген белдереп: «Мин алдан ук кисәтәм: озак елларга сузылган ремонт эшләре булырга тиеш түгел. Башланган эшне ахырына кадәр җиткерү таләп ителә, төгәлләп чыгу мөмкинлеге юк икән, аны башлыйсы да юк. Шулай ук биналарның тышкы кыяфәте дә башкала статусына туры килгән булырга тиеш, сез тәкъдим иткәннәр белән килешеп булмый. Шуңа күрә бергә аерым җыелып киңәшик», - дип, әлеге эшне үз контроленә алды.