Быел җәй башкала клумбаларына чәчәкләр күбрәк утыртылачак

Быел җәй башкала клумбаларына чәчәкләр күбрәк утыртылачак

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан быел шәһәр бакчалары, парк, сквер һәм урамнарында берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләр өч тапкырга күбрәк (3,5 миллион данә) утыртылачак.

Ләкин, “Горводзеленхоз” тресты эшчеләре билгеләп үткәнчә, үсемлекләрнең төрләре киңәйтелми, бары тик төсләр гаммасы генә байый. Мисалга, петуния һәм тагетес ал төстән куе кызылга кадәр төсләрдә, яран, бегония, георгиннар төсләр байлыгы белән гаҗәпләндерәчәк. Бу көннәрдә яшелләндерүчеләр үсентеләрне пикировкалау белән шөгыльләнә, ә аннары үсентеләрне чыныктыру процедурасы көтә. Бары тик шуннан соң гына, җәйгә якынрак, аларны ачык грунтка утыртачаклар.