«Зилант» клубында Совет районы ветераннары арасында бильярд буенча турнир була

Анда 1953 елда һәм аннан да алдарак туган хатын-кызлар һәм ир-егетләр катнаша
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Өлкәннәр ун көнлеге уңаеннан, 2 октябрь көнне «Зилант» бильярд клубы 1953 елда һәм аннан да алдарак туган хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасында төгәллек һәм түземлелек таләп иткән әнә шундый ярыш оештыра. Анда Совет районы ветераннарыннан, район предрпиятие һәм оешмаларының атказанган хезмәткәрләреннән кимендә 16 кеше катнаша.
Турнир олимпия системасы буенча барачак, алдагы өч урынга чыгучыларга дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылачак, соңыннан чәй табыны корылачак, дип хәбәр итә Казан шәһәре Совет районы хакимиятенең матбугат хезмәте.
Беренче һәм икенче урын яулаучылар исә район данын шәһәр турнирында яклаячак.