Ленинның да Универсиадага катнашы-мөнәсәбәте бар – Казан мэры

Дөнья пролетариаты юлбашчысының Казандагы музей-йорты ачылышына Геннадий Зюганов килер дип көтелә

 (Казан, 1 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Моңарчы Татарстан башкаласы Казанга нинди генә танылган шәхес, кайсы гына илнең делегациясе килеп китмәде. Инде Универсиадага әзерлек кысаларында һәм аны уздырганда бу игелекле һәм кунакчыл җиргә аяк басучыларны санап бетергесез була. Мисалга, 3 июльдә В.И.Ленинның Казандагы музей-йорты реконструкциядән соң ишекләрен ачарга тора. Әлеге вакыйга уңаеннан КПРФ сәяси партиясе лидеры Геннадий Зюганов һәм аның көрәштәшләре Казанга килер дип көтелә.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин шулай дип игълан итте. Шул рәвешле, Ленинның да Универсиадага катнашы-мөнәсәбәте бар, диде ул ярымшаяртып. XIX гасырның II яртысында салынган һәм бүген уникаль корылма саналган бинаны реконструкцияләүгә ТР Хөкүмәте зур суммада акча тотуы билгеле. Универсиада вакытында кешеләр анда кереп, олыраклар совет чорын исләренә төшерә, яшьләр ил тарихында җуелмас эз калдырган шушы вакытны күзаллый, дөнья пролетариаты юлбашчысы шәхесе турында белешә алачак - моның өчен махсус проект каралган.