Казанда понтон күпер һәм кайбер урамнар транспорт өчен ябыла

Шәһәр башкарма комитеты транспорт белән идарә итүчеләрне әнә шул хакта кисәтә

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Ремонт эшләре башкару зарурлыгы сәбәпле, 2 июнь  көнне 10.00 сәгатьтән 7 июнь 23.00 сәгатькәчә Казансу елгасы аша салынган понтон күпер тулысынча ябыла.

 

Моннан тыш, Казанның кайбер урамнарында яңа коммуникацияләр салу һәм гамәлдәге инженерлык системаларын ремонтлауга бәйле рәвештә, транспортка юл чикләнә:

 

яңа җылылык трассасы салу сәбәпле, 1 июньнән 3енә кадәр Дзержинский  урамы буйлап Миславский урамы белән кисешкән турыда юл тулысынча ябыла;

 

торак йорт төзелү сәбәпле, 1 июньнән 30ына кадәр Дзержинский урамы, 5 нче йорт янында юл өлешчә ябыла;

 

 шулай ук торак йорт салыну 1 июньнән 15 августкача Жуковский урамы буйлап 16 нчы мәктәп турысында юлны өлешчә ябарга мәҗбүр итә;

 

торак йортка капиталь ремонт ясалу сәбәпле, 30 майдан 20 июньгә кадәр Жуковский урамындагы 10/43 нче йорт турысында юл өлешчә ябылып тора;

 

“Горки” канализация коллекторын яңадан салу эшләренә бәйле рәвештә, 1 июньнән 30ына кадәр Танк урамында, 18 нче шәһәр хастаханәсе турысында, юл өлешчә ябыла.

 

Шуңа күрә, мэриядән алынган хәбәрдә әйтелгәнчә, Казан шәһәре башкарма комитеты транспорт белән идарә итүчеләргә алдарак әйтелгән турыларны әйләнеп үтү ягын карарга киңәш итә.