“Гагарин Кубогы”н “Баскет-холл”да карап була

Ике сәгать буена анда керү – ирекле
            (Казан, 1 май, “Татар-информ”). “Ак Барс” хоккей командасы 12 апрель көнне беренче булып яулап алган Россия чемпионнарының күчмә “Гагарин Кубогы” иртәгә “Баскет-холл” фойесына 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр куела, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте. Теләгән кеше өчен шушы 2 сәгатьтә анда керү ирекле.