Кар көртләренә каршы көрәшкә өстәмә махсус техника чыкты

Кар көртләренә каршы көрәшкә өстәмә махсус техника чыкты

(Казан, 1 март, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бүген Казан мэрының шәһәр төзеклеге буенча җаваплы урынбасары Мансур Хафизов җитәкчелегендәге киңәшмәдә Казан районнары башлыклары шәһәрнең предприятие һәм оешмаларының техникасын карт көртләрен чистартырга чыгарырга карар итте.

Бу сәгатьләрдә Гоький шоссесы, Ленин һәм Киров дамбаларында, шулай ук Казанның башка урамнарында транспорт хәрәкәте катлауланган. Карны 400 тирәсе махсус техника чистарта, әмма норма буенча 1000 машина кирәк. Шуңа күрә, кар көртләре белән көрәшкә өстәмә техника чыгарырга карар ителгән. Тиздән Казан юлчыларына ярдәмгә сәнәгать предприятиеләре, кайбер оешмалар һәм коммерция фирмалары киләчәк.