news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада ветераннарга фатир ачкычларын өләшү дәвам итә

Бөек Җиңүгә - 40 ел урамындагы 1а һәм 5а йортларыннан барлыгы 36 фатир файдалануга тапшырылды

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Арча муниципаль районында махсус программа кысаларында ветераннарга, яшь гаиләләргә фатир бирү дәвам итә. Бөек Җиңүгә - 40 ел урамындагы 1а һәм 5а йортларыннан тагын 36 фатир файдалануга тапшырылды, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
- Көн әйбәт, кәеф күтәренке. Кешеләргә яхшылык эшләү – безнең өчен зур сөенеч ул, - диде фатир ачкычларын хуҗаларына тапшырган чакта Арча хакимияте башлыгы Алмас Нәзиров. – Күп яуган карга да уфтанасы юк, моны мул уңышка юрарга кирәк, - диде ул.
Әлеге өлкәдә зур көч куйган төзүчеләргә район җитәкчесе зур рәхмәтен җиткерде. Йортларны тергезүдә “Энергосервис” җәмгыяте коллективы тырышкан.
Фатир ачкычын алу бәхетенә ирешүчеләр арасында ветераннар, яшь гаиләләр, шулай ук социаль ипотека чиратында торучылар да бар иде.
- Әлеге фатирларда яшәүче ветераннарыбыз хөрмәткә лаек булып, яшьләребез тәрбияле балалар үстерсен, бәхетле булыгыз, - диде район башлыгы.
Яңа фатир ачкычларын район башлыгы тантанада катнашкан Кыш бабай белән бергә тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100